ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Яшел Үзән районының Раифа ФАПы фельдшеры Оксана Липанова «Земский фельдшер» программасында катнашты һәм 500 мең сум күләмендә грант алды. Программа «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты ярдәмендә «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сугыш ветераннары өчен Яр Чаллы госпитале хезмәткәрләре шәһәрнең төзелеш холдингларының берсендә коронавируска каршы күчмә вакцинация уздырды. Вакцинацияне 123 хезмәткәр үтте.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Югары Осланда табиблык амбулаториясен төзүнең барышын тикшерде. Бу балалар сырхауханәсе бүлеге булачак.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау поселогында булды. Биредә индивидуаль проект буенча табиблык амбулаториясе төзелә. Акча сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча федераль казнадан бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Русфонд» хәйрия фонды вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Катнашучылар «Сөяк мие донорларының Идел буе регистры» проектын үстерү турында фикер алышты

Бөгелмә Үзәк район хастаханәдә өч катлы сырхауханәне капиталь ремонтлау эшләре бара. Бина 1977 елда төзелгән. Сырхауханәдә тәрәзәләр, ишекләр, вентиляция системасы, су системасы, электрика алмаштырылды.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы, акад.В. И.Шумаков ис. Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәге директоры Сергей Готье эш визиты белән Казанга килде.

29 октябрьдә Казанда халыкара катнашуы белән «Физик һәм реабилитация медицинасы: фән һәм практика»  Бөтенроссия фәнни-гамәли форум узачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә эшчәнлекне алып бару өчен рөхсәт документларын бирү процедурасы чикләрендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра: лицензия бирү; лицензияне яңадан рәсмиләштерү; лицензияләр дубликатларын бирү; лицензияләр күчермәләрен бирү; лицензиянең гамәлдә булуын туктату.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кардиология бүлегенең функциональ диагностика табибы Александр Хрисановны 55 яшьлеген билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International