ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында баш киемсез яшь һәм кайчагында яшь булмаган кешеләрне очратырга мөмкин.

Онкология авыруларында иң мөһиме – иртә диагностика. Маммография сөт бизенең яман шешен диагностикалауда алтын стандарт булып тора. Фәнни расланганча, башлангыч стадиядә ачыкланган яман шеш очракларның 90-95%ы дәвалана.

2020 елның 14 гыйнварында Мойше Зельманович Сигал – танылган Казан хирург-онкологы, казан онкологлар хирургия мәктәбенә нигез салучы, медицина фәннәре докторы, профессор тууга 100 ел тула, аның медицина фәненә керткән өлешен артык бәяләп булмас.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8925 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 993 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 787 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. 


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллының КБМҮдә Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен билгеләнгән беренче бүләк комплектын бирделәр. Хәмидуллиннар гаиләсе сабый җыелмасына ия булды.

Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының канны бөердән тыш  алымнар буенча чистартуның баш штаттан тыш баш белгече Гатиятуллин Наил Рафис улы Яшел Үзән шәһәрендә "ФармГрупп" ҖЧҖнең амбулатор диализ үзәген ачу тантанасында катнашты. 

9 гыйнвардан башлап 18 гыйнварга кадәр республиканың медицина учреждениеләрендә кышкы чорда травматизмны профилактикалау буенча тематик ункөнлек үткәрелә.

Яңа ел каникуллары көннәрендә Татарстан Республикасының бала тудыру йортларында яңа туган балаларны тантаналы чыгару узды.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел алдыннан РКОДның гомуми, кичектергесез һәм паллиатив онкология бүлеге табиб-онкологлары Әмир Вәлиев, Наил Сәйфуллин һәм ОАРиТ №2 мөдире, табиб анестезиолог-реаниматолог Камил Садыйков катлаулы 2 этаплы операция – in situ split бавыр резекциясе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International