«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча һәм «Бердәм Россия» эгидасы астында, республикада авыл халкына мобиль сырхауханәләрдә медицина тикшерүләрен үткәрү проектын башлап җибәрделәр.
Кыш – артык җәрәхәтләнү вакыты, һәм травмалар буенча медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең ешлыгы 2-3 тапкыр арта. Моның сәбәбе – бозлавык, иртә караңгылану, тайгак аяк киеме һәм биек үкчәләр. Күпләр кар белән капланган бозны сизми дә, нәтиҗәдә, егыла һәм төрле тән җәрәхәтләре ала.
Татарстан педиатрлары «Бәләкәч»программасы буенча продукция җитештерә торган Яшел Үзән сөт комбинатында экскурсиядә булдылар. Визит барышында белгечләр Татарстан Республикасында балаларны сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2020 елның 15 гыйнварыннан башлап Татарстанда наркологик авырулар өчен түләүсез юридик һәм психологик консультация башлап җибәрәчәкләр. ТР Ресоциализация фонды проекты ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән затларны социаль-психологик һәм юридик яктан тәэмин итү, реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина 2019-2020 еллар сезонында ОРВИ һәм грипп авырулары санының эпидемиологик күтәрелешенә әзерлек турында сөйләделәр.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенә Минзәлә муниципаль районы делегациясе килеп китте.
Сигезенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча Идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП белән берлектә Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр» дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрә.
2020 елның 15 гыйнварында Казан дәүләт медицина академиясендә күренекле датага – бөек галим, табиб һәм педагог, медицина фәннәре докторы, хирургия һәм онкология кафедрасы профессоры, ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе Мойше Зельман улы Сигалның 100-еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
«Рубин» футбол клубы уенчылары сәламәтлек торышын чираттагы тикшерү өчен «РМПҮ» ДАССУнең спорт медицинасы бүлегенә килеп киттеләр.
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә үз пациентлары өчен шатланырлык аерым сәбәп барлыкка килде. Кардиохирургия бүлегеннән 71 яшьлек пациентка чыгарылды, табиблар аны яшәргә комачаулаучы халәттән коткардылар һәм аңа тулы тормышка өмет бүләк иттеләр.