Мәскәүдә Евразия ортопедия форумында Республика клиник хастаханәсенең табиб травматолог-ортопедлары катнаштылар.
Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблары командасы 78 һәм 80 яшьлек пациентларга күкрәк читлеген кисмичә һәм гомуми наркоз кулланмыйча йөрәк клапанын алмаштыру буенча ике уникаль операция үткәрде.
Кичә РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә (КБМҮ) булды.
Казанда «МамаОскар 2019. Әни – төп роль!» дигән йөкле хатын-кызлар өчен 4нче фестиваль узды.
Шәһәр клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Сергей Николаев җитәкчелегендә Омск өлкәсеннән делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә булды.
Актаныш ҮРХ сырхауханәсендә район тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды. Бүген табиб-гериатр Лилия Мөхәммәдиева һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Алия Шәрипова беренче пациентларны кабул иттеләр.
Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч бер үсемлек турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырган – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлар белән бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).
КБМҮдә дәваланучы кечкенә пациентлар өчен арт-терапия узды. Чараны Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы «Балалар мәрхәмәтлек ордены» Балалар иҗтимагый оешмасы оештырды.
Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров һәм торакаль хирургия бүлеге мөдире, м.ф.к. Валерий Матвеев Санкт-Петербургта кардиоторакаль хирургия буенча 9нчы Халыкара конгресс эшендә катнаштылар.
Татарстан Республикасында 2019 елның 1 июленнән башлап 10 июленә кадәр онкология авыруларын профилактикалау буенча ункөнлек уза.