ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында «Акушер-гинеколог көне» республика селектор киңәшмәсе узды.
Республика клиник хастаханәсе территориясендә «Сәламәтлек +» РКХнең Иҗтимагый сәламәтлек үзәге ачылуы булды. Чарага ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килеп китте.
Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә семинар-киңәшмә бөтен Кама аръягыннан хирургларны җыйды.
Бүген Республика медицина профилактикасы үзәгендә Казан Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү-методик семинар һәм лекторий узды.
«Казан вертолет заводы» ГАҖдә Республика медицина профилактикасы үзәге һәм 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе белгечләре «Россия, йөр!» Бөтенроссия акциясе кысаларында скандинавия йөреше буенча дәрес уздырдылар.
Татарстанда бирелгән эшкә яраксызлык кәгазьләренең саны 500 тапкырга артты. Бу хакта Яр Чаллы шәһәрендә узган киңәшмәдә сөйләделәр.
Казан шәһәренең 1нче номерлы бала тудыру йорты җирлегендә Аналарны һәм балаларны яклау һәм абортка каршы консультацияләр бирү үзәге психологы Аида Фиогбе Түбән Кама Хатын-кызлар консультациясендә булды һәм анда җирле белгечләр белән аралашты. Акушер-гинекологлар һәм психологлар өчен семинарны «Яшьләр клиникасы» Медицина-социаль ярдәм бүлеге белән берлектә оештырдылар.
Актаныш муниципаль районында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында районның демографиясен яхшырту һәм үлүчеләр санын киметү буенча эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен анализлау буенча ай саен үткәрелә торган киңәшмә узды.
Түбән Кама табиблары «Зәңгәр Күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр.
2019 елда икенче Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантларын бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс 2019 елның 30 гыйнварыннан №30 « Гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турында» Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә Президент грантлары Фонды тарафыннан уздырыла.