ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 16 маенда Казан дәүләт медицина академиясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә һәм «Клиник фармакологлар ассоциациясе» РИО катнашында «Фармакотерапиянең куркынычсызлыгы: Nolinocere!» дигән ел саен үткәрелә торган икенче халыкара катнашу белән  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырачак.

Казанда Казан ДМУ юбилеена багышланган III Еллык тантаналы бал узды. Балны тантаналы рәвештә ректор Алексей Созинов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев ачтылар.

Түбән Каманың перинаталь үзәгендә партнер белән бала табу буенча лекция узды. Бергә бала табарга теләүче парларның саны арткач, даими рәвештә алар белән аерым дәресләр үткәрергә карар кылынды. Беренче лекциягә бүлек мөдире Айдар Локмановка Түбән Кама гаилә парлары гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә килгәннәр иде.

Социаль партнерлык турында килешү «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Гомумроссия иҗтимагый инвалидлар оешмасының Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы арасында күрү буенча инвалидларны социаль яклау һәм медик-социаль тернәкләндерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү максатларында төзелде. 


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Беренче Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көне 2005 елның 14 маенда узды. 2006 елдан Бөтендөнья гипертония Лигасы (World Hypertension League) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы булышлыгында  әлеге темага багышланган ел саен үткәрелә торган чараларны 13-нче майга билгеләде.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Хастаханәдә 661 урта медицина хезмәткәре эшли, шуларның 432 – шәфкать туташы.

ТКҮРКПХдә һөнәри стандартлар кертүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә биредә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча укулар тәмамланды.

Бүлек мөдирләренең хәзерге заман квалификация таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» циклы буенча өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) оештырылды. Ай дәвамында лекцияләргә «ТКҮРКПХ» ДАССУ бүлекләренең 60 мөдире килде. Укуларны КДМУ укытучылары үткәрде. Уку вакытында барлык катнашучылар да программаның төп дисциплиналары буенча имтихан һәм зачетларны тапшырды: иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлек саклауның теоретик нигезләре, сәламәтлек саклау белән идарә итү, медицина ярдәменең сыйфаты һәм иминлеге, сәламәтлек саклау икътисады һәм медицина информатикасы.

Укыту программасы хастаханәнең структур бүлекчәләре белән идарә итү өлкәсендә белемнәрне, күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Квалификация күтәрү ТКҮРКПХ бүлекчәләренең барлык җитәкчеләре өчен мәҗбүри, бу сәламәтлек саклауны оештыру өлкәсендә үз белемнәрен яхшырту өчен яхшы мөмкинлек.

14 майда БРКХнең Консультатив сырхауханәсендә барлык теләүчеләр өчен «Җаваплы ата-ана мәктәбе»ндә дәрес узачак. 

Медицина хезмәте ветераны Әхмәтова Лилия Рәхим кызы май бәйрәмнәрендә юбилей уңаеннан котлаулар кабул итте. ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аңа 90 яшь тулу уңаеннан Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтуновадан, ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головинадан, Әлмәт ҮРХ баш табибы Рафаэль Габдрахмановтан, социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдиновадан рәхмәт һәм җылы теләкләр яңгырады.

Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе коллективы күп еллар учреждениедә эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү Көне белән котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International