Республика медицина профилактикасы үзәгендә Медицина гомуми белем оешмаларының студентлары арасында иң яхшы лекция материалына конкурсының икенче йомгаклау туры башланды. Конкурс «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына багышланган. Йомгаклау турына 19 конкурс эше тәкъдим ителгән. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләребуенча тәкъдим ителгән эшләрдән : «Сәламәт йөрәк синең кулларыңда», «Тоз, стресс һәм шәхес төре – артериаль гипертензия үсешенең риск факторлары», «II тип шикәрле диабет вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда физик активлык », «Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буларак физик культура белән шөгыльләнү», «Химик матдәләр белән атмосфера һавасының пычрануы белән кузгатылган йорәк һәм кан тамырлары авырулары һәм аларны профилактикалау», «Озын гомерлелеккә юл» темаларына багышланган презентацияләр зур кызыксынуны тудырдылар.
Жюри әгъзалары конкурс йомгакларын ясыйлар.Медицина оешмалары финанс-икътисадыйэшчәнлеккә җаваплы идарә итүчеләрне хәзерләү буенча бөтенроссия программасы февральдә башланды. Иң якын елларда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы стратегик бурычларның берсе итеп идарә итүче кадрларның (медицина оешмалары баш табибларының, сыйфат менеджменты, дару тәэминәте, финанс-икътисадый идарә итү өлкәләрендә белгечләрнең) сыйфатын күтәрүне күрә.
20 апрельдә бөтен Россиядә билгеләнгән Милли Донор көне алдында Мамадышта донор акциясе узды.
Акция максаты – түләүсез донорлык темасына халык игътибарын тартырга, һәм шуның белән донор хәрәкәтенең үсешенә булышырга.
Чара Мамадыш РҮХ ДАССОсы территориясендә ТР ССМ Казан республика кан үзәгенең хезмәткәрләре белән уздырылды. Бу көнне 124 донор мөрәҗәгать итте, 90 кеше донор булды, 34 кешегә мед.отвод бирелде. Мамадыш РҮХнең 13 медхезмәткәре кан бирде. Кан банкы 42 литрдан артык донор каны, 44,5 консервланган кан белән тутырылды.
Бөтен донор акциясендә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга актив катнашу, күрсәтелгән мәрхәмәт һәм гуманизм өчен бик зур рәхмәт белдерәбез!
2015 елның 14 апрелендә «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОда мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына туры китерелгән Милли Донор көнен бәйрәм итү булачак. Чараның оештыручылары – «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы, «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе» ЮҺББ ФДБББОсы; Татарстан Республикасының «Без…» яшьләр хәрәкәте белән гамәлгә ашырылучы «Мин – ТР доноры» проекты.
Казан дәүләт медицина университеты бөтен теләүчеләрне 2015 елның 18 апрелендә узачак «Тоталь диктант-2015» Бөтенроссия флешмобында катнашырга чакыра.
Бу елны 12нче тапкыр узачак акциядә 52 илдә 484 шәһәр катнашачак.Бахчисарай районының Самохвалово саласында урнаштырылган, Кырымда беренче модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды.
Ике субъектның хезмәттәшлеге чикләрендә Татарстан Республикасыннан Бахчисарай районына бүләккә беренчел дәрәҗәдәге медицина ярдәмен күрсәтү оешмасы урнаштырылды. ФАП бөтен кирәкле җиһаз белән комплектланган һәм Самохвалово с. 609 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк.
ТР сәламәтлек саклау оешмаларында 1нче апрельдән башлап 10на кадәр «7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән профилактик чаралар» темасы буенча ункөнлек уза.