Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясе эш визиты белән Карелия Республикасында. Делегация составында – Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да. Петрозаводскка визит чикләрендә (2015 елның 15–16 феврале) Татарстан Президенты «Калевала» АЭК ҖЧҖнә OSB плиталарын (юнәлешкән-йомычкалы плиталар) эшләп чыгару заводына барып кайтты.Эш сәфәре программасында шулай ук «Петрозаводск дәүләт университеты» ФДБУның Югары биомедицина технологияләре институтына бару, IT-паркының эше белән танышу планлаштырылган. Шуннан башка, Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Протоколга имза куелачак. Рөстәм Миңнехановның Карелиянең татар общинасы вәкилләре белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган.
Акция максаты –социаль җаваплы тотышның, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм үз ВИЧ-статусыңны белүнең кирәклегенә халык игътибарын тарту. Акция чикләрендә волонтерлар ВИЧ-йогышын, В һәм С гепатитларын, җенси юл белән күчкән йогышларны профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүматый материалларны – 10 төрле исем 7 меңнән артык, презервативларны – 2 меңнән артык һәм СПИД үзәгендә ВИЧ-йогышка түләүсез медицина тикшерүен ирекле узарга чакыру белән флаерларны тараттылыр. Акция вакытында теләүчеләргә селәгәй буенча ВИЧка түләүсез аноним экспресс-тестлауны узарга тәкъдим ителде, аны 50 кеше узды.
13 февральдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты,85) 9.00 башлап 13.00 кадәр Татарстан Республикасының «Без (Мы)…» яшьләр хәрәкәтенең донор акциясе узачак. Акция Изге Вәли көненә туры китерелгән һәм «Мәхәббәт дөньяны саклап калыр, кан үлемнән коткарыр!» лозунгы астында уза. Канны беренче тапкыр биргән кеше үзенең Донор картасын ала алачак. Кемдә андый Карта кулында бар инде, үзенең Донор дәрәҗәсен күтәрә алачак, шулай ук гадәттәге бүләкләр сыйфатында дәрәҗәгә ярашлы кызыксындыргычны ала алачак.
Яр Чаллы шәһәренә ашыгыч тәртиптә Украинадан 28 мәҗбүри күченүче кеше килде. Яңадан килгән кешеләр вакытлы урнашу пунктында – 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» ЯАО тулай торагында урнаштырылдылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм дәвалау-профилактика оешмаларының күченеп килүче кешеләргә медицина хезмәт күрсәтүне оештыру буенча эш төркеме барлыкка китерелде. Көчле авыручыларны, инвалидларны, йөкле хатыннарны, йогышлы авырулар белән авыручыларны һәм дару препаратларын өзлексез кабул итүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау максаты белән медицина тикшерүе уздырылды.
11 февральдә Халыкара авыручылар көне – бөтен планета буенча авыру кешеләргә очраган мәсьәләләргә игътибарны тартырга чакырган халыкара көн – билгеләнеп үтә. Халыкара авыручылар көненең максаты – безнең планетаның бөтен кешеләренең игътибарын теге яисә бутән авыруның корбаны булганнарның газапларына тартырга. Бүген Халыкара авыручылар көне чикләрендә Казан шәһ. «7нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның «Тин-клиник» балаларга һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең җирлегендә шәһәрнең Авиатөзелеш районының укучылары һәм торучылары арасында чаралар узды.
«Мамадыш РҮХ» ДАССОда «Ак халатлы фәрештәләр» республика сәламәтлек саклау өлкәсендә һөнәргә юнәлгән чараның чикләрендә «Ачык ишекләр көне» узды. Бу чараның чикләрендә Мамадыш муниципаль районының өлкән классларда 80 укуны тәмамлаучылары, КДМУда укуны тәмамлаучы студентлар, районда туган кешеләр һәм РҮХнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында очрашу уздырылды.
Анда СПИДка каршы көрәш һәм аны профилактикалау үзәгендә, гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, наркология, клиник тире-венерология, психоневрология, туберкулезга каршы клиник диспансерларында исәптә торганнар турында бөтен мәгълүмат җыела. Өстә күрсәтелгән оешмаларда исәптә торган донор мөрәҗәгать итү вакытында бу мәгълүматлар, клиник тикшерүнеләрне уздырмыйча, кан бирүгә юл куймаска рөхсәт итәләр. Мәгълүматның ифрат зур күләме белән эш процессын яхшыртырга Россия Федерациясе Кан хезмәтенең Үсеш программасы чикләрендә гамәлгә ашырылган трансфузиологиянең автоматлаштырылган мәгълүматый системасы ТАМС (АИСТ) рөхсәт итә.