ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы – җәмгыять, оешмалар һәм кан хезмәте оешмасы алдында баскан социаль мәсьәләләрне нәтиҗәле чишүне тәэмин итү өчен Кан үзәге һәм коммерцияле булмаган берләшмә арасында килешүгә имза салынган, Россиянең беренче регионы булды.
«Яр Чаллы шәһ. йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның реанимацияләү бүлегендә яңа җиһаз – артериаль басымын, кан тибүен үлчәү функциясе һәм автомат тәртибендә электрокардиографияне уздырырга мөмкинлеге булган ИВЛ аппараты һәм карават янындагы монитор урнаштырылды.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Визит чикләрендә делегация Республика клиник онкология диспансерының Төш үзәгенең һәм Регионара клиник-диагностик үзәкнең эше белән танышты.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчер үзәге» ДАОда Татарстан Республикасы әйдәүче клиникаларының җитәкчеләре катнашуында медицина туризмын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә катнашучылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы  Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе стандартлары буенча һәм аларның химаясендә булган медицина туризмы үсешенең кирәклеге турында бердәм фикерне белдерделәр. Киңәшмә барышында Җитәкчеләр советына үз тәкъдимнәре белән таныштырачак эш төркеме оештырылды.
Яр Чаллы шәһ. Элеваторлы тау бистәсендә флюоромобиль эшләде. Флюорографик тикшерүне 200 аз мобильле бистәдә торучыларга «4нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның һәм туберкулезга каршы диспансерының хезмәткәрләре уздырдылар. Тикшерү вакытында 20 пациентка какырлыкны туберкулезга тикшерү (ВК) өстәмә итеп уздырылды.

Хирургик артрология буенча белем бирү курсы чикләрендә «ТР ССМ РКХ» ДАССОның 2нче номерлы ортопедия бүлегенең җирлегендә KARL STORZ компаниясе белән бергә Мәскәү, Уфа һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән табиблар-травматологлар катнашуында семинар үткәрелде. Уткәрелгән семинарның темасы – эре буыннарны алмаштыру хондропластикасы. Бүгенге көнгә атроскопик хирургия буыннарга киң артротомик керүләрсез посттравматик һәм дистрофик остеохондраль җәрәхатләнүләрне алмаштыру белән катлы реконструктив операцияләр уздырырга рөхсәт итә. Табиб-курсантлар ауто- һәм синтетик материалларны алу һәм трансплантацияләү белән буын эчендәге патологияне дәвалауның хәзерге заман методикалары белән таныштырылдылар.


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын 25 октябрьдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Чыгарылышта стрессларны профилактикалау, төшенкелекне ничек кисәтү хакында сүз барачак. «Аллергия тукта» бүлеге кычыткан бизгәген кисәтү турында сюжеты белән тәкъдим ителә, «7нче ШКХ» ДАССОсы карамагандагы шәһәр аллергологик үзәгенең аллерголог-табиблары шул авырудан сакланып калу турында сөйлиячәкләр. «Сәламәтлек саклавы бүген» бүлегендә неврологлар корылтае, кардиологлар конгрессы һәм «Сәламәтлек индустриясе» халыкара күргәзмәсенең ничек узганлыклары турында сөйлиячәкбез. «Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын 25 октябрьдә шимбә көнне 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Аерым игътибар ярдәм күрсәтүнең тәртипләрен саклауга, тапшыру вакытларын минимизацияләүгә һәм нигезләнмәгән этапларга юл куймауга, БКТҮ белән үзара бәйләнешкә (телефон консультацияләр), авыруларны күчерүдә җитешсезлекләргә бирелде.

Имза салынган Протокол чикләрендә хезмәттәшлек кан һәм аның компонентларының масса-күләм түләүсез донорлыгы өлкәсендә көч куюларны берләштерергә, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгын һәм донацияләр турында мәгълүматны тапшыра торган программ тәэминәтне алга җибәрү өчен ресурслар һәм масса-күләм мәгълүмат чараларын файдалану.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республика клиник хастаханәсендә 800 пациент өчен авыруларның индивидуаль күрсәткечләрен исәпләп диетик менюларның 13 төрен тәшкил итәргә рөхсәт бирә торган «таблет-туклану» системасы оештырылды. Шундый проект меңнән артык пациентлар саны белән күппрофильле региональ клиникасында Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International