ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Моның турында сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева бүген журналистларга интервьюда хәбәр итте. Аның сүзләре буенча республикада пациентларны дәвалауда туктаулар булмады, гамәлдәге Федераль законнар җыелмасына туры китереп, комбинацияләрдән торган препаратларны монопрепаратларга алмаштыруны гына уздырырга мөмкин. Министр  урынбасары, 2014 елның калган вакытына һәм 2015 елга торглар инде уздырылды һәм бөтен тәэмин итеп торучылар комбинацияләрдән торган препаратлар тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте.

Мәгълүмат өчен: бүгенге көнгә Татарстан Республикасында «ТР ССМ СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССОның диспансер исәбендә 11 меңгә якын авыручылар тора. Бөтен мохтаҗ булган кешеләр (ә бу бөтен ачыкланган авыручыларның 42 %) дәвалау алалар. Бу Россиядә тулаем алгандагыдан 1,5 тапкыр күбрәк. Вируска каршы дәвалау белән киң каплап алу ТР ВИЧ-йогышлы авыручылар санын киметергә рөхсәт итә. Республиканы ТРга караганда авыручылар саны 2–4 тапкыр күбрәк булган территорияләр әйләндереп алуга карамастан, 2014 елның 6 ае эчендә авыручылар санының 3%ка кимүе күзәтелә.
Ял вакытлары һәм гадәт буенча җәй көне табигатьтә ял итүләр җитү белән, казан хастаханәләрендә тәне пешкән пациентларның саны артып китте һәм бу бер дә кояштан пешү түгел. Өстәвенә, бу яралар еш кына гомер өчен куркыныч һәм эш һәр вакытта да пластик операция белән генә бетми. Медиклар биргән мәгълүматларга караганда, ашыгыч ярдәм машиналары учакны яндырып җибәрү өчен кулланыла торган сыеклык корбаннарын хастаханәләргә куркытырлык даимилек белән китерәләр. Тән пешүләрнең сезонлы булуы турында "Йолдыз" KZN телеканалына РКХнең тән пешүләр бүлеге мөдире Новиков Радик Гансович сөйләде.
Өйрәтү барган вакытта команданың эффектив барлыкка килүе принциплары карап тикшерелде. Хезмәткәрләрнең тәэсир итешүләре механизмнары һәм хезмәткәрләрне берләштерә торган кораллар. Тренинг нигезенә функциональ якын килү һәм заман психология тикшеренүләре салынды.
Катнашучылар үз-үзеңне тоту модельләрен карап тикшерделәр, эш уеннарында катнаштылар һәм үз командаларын үстерүнең реаль ысулларын уйлап чыгардылар. Нәтиҗәләр буенча, җитәкчеләрне өйрәтүнең идарә циклы чикләрендә хезмәттәшлек итүне дәвам итәргә карар кабул ителде. Курсны психология фәннәре кандидаты, РФ президенты карамагындагы Халык хуҗалыгы академиясе укытучысы, «Җиденче Ресурс» консалтинг компаниясенең генераль директоры Линецкий Юрий үткәрде.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Ингушетия Республикасы сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза салдылар. Яклар очрашуы барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында документка имза салынды.
Кунаклар Татарстан Республикасы сәламәт саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов озатуында Казан шәһәренең «Студенческая» сырхауханәсенең һәм РКХнең эше белән таныштылар.
Җәй - лаеклы ял вакытын үткәрү өчен генә түгел, диспансерлаштыруны үтү өчен дә иң уңайлы вакыт. Буш кабинетларда сезне медицина эшчеләре көтәләр, алар эшнең асылын әдәпле һәм аңлаешлы итеп аңлатырлар һәм белгечләргә таба юнәлтеп җибәрерләр. Диспансерлаштыру Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан финанслана. Яшәүчеләрнең берсе өчен дә, шулай ук эш бирүче өчен дә, ул бер тиен дә тормый.
Казанга эш буенча килүе чикләрендә, Россиянең Ачык хөкүмәт сораулары буенча министры Михаил Абызов башкаланың сәламәтлек саклау объектларында булып китте. Аерым алганда, ул «Медицина фәннәре үзәге» дигән медицина симуляторлары инжиниринг үзәгенә һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә килеп китте. Кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озата бардылар.
7нче шәһәр хастаханәсендә журналистларга биргән интервьюсында Михаил Абызов болай дип ассызыклады: «Федераль Хөкүмәтнең бурычы булып сәламәтлек саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру һәм шундый үзәкләрне Россия Федерациясенең һәр регионында булдыру тора... Моннан гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлеге тора».

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 211гә артты. Көчле миокард инфарктларының саны 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары саны 2гә артты. Җәмәгать урыннарына ашыгыч ярдәм бригадасы 99 тапкырга артыграк чыкты. Бер атна эчендә кояш сугу буенча чакырулар - 5 (4кә артты). Бәхетсезлек очракларына чакырулар саны 14кә, ЮТҺгә – 2гә артты. Бала табулар саны 1гә артты. Янгыннарга чакырулар саны 3кә кимеде. 

18
июль, 2014 ел
җомга
17.08.2014 бер атналык «Миңа гомер бүләк ит» акция чикләрендә К(Иб)ФУның «Яльчик» спорт-сәламәтләндерү лагерендә студентлар янына барып килү булды. Чарада «4нче Шәһәр студентлар хастаханәсе» ДАССОның, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның табиб-белгечләре һәм Казан дәүләт медицина университетының студент-волонтерлары катнаштылар. 
БүгенКарелия Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Валентина Улич Казанның берничә дәвалау оешмасына килеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International