КДМҮнең Перинаталь үзәгенә RP-Lite Robot-9197 дигән ерактан телемедицина консультацияләрен үткәрү, авыручыларны тикшерү һәм күзәтү җайланмасы килде. Бу җайланма ТР ССМның ике иң эре үзәге РКХ һәм БРКХнең белгечләре белән бергә авыр пациентларны (яңа туган балалар һәм хатын кызлар) консультацияләү өчен кирәк. Робот – хәзерге заман телемедицинасын якты күрсәтү, атап әйткәндә – консультантка пациентны күрергә генә түгел, ә аускультация, ультра-тавыш тикшерү, ЭКГ кебек манипуляцион чараларны уздырырга мөмкинлек барлыкка килде. Бу әсбап Казан шәһ. ситуацион үзәге консультантының турыдан-туры кулы астында, ягъни белгеч теләгән моментта Перинаталь үзәкнең персоналына бәйсез бөтен кызыксындырган пациентларны һәм аларның күрсәткечләрен карый ала.
Реанимация бүлегендә булган яңа туган балаларга Казан шәһ. РКХнең ситуацион үзәгенең белгече белән беренче консультация уздырылды.ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Санта» шифаханәсе ЧҖҖнең балалар сәламәтләндерү лагерендә көчле эчәк йогышы очраклары турында хәбәр итә.
ТРСәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе йогышлы авырулар санын тикшерүне, бигрәк тә балалар сәламәтләндерү оешмаларында көчәйтә. Бөтен оешмаларда Роспотребнадзор белгечләре планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыралар.