Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокукны яңарту турында гаризаны бирү өчен льготалы категория гражданнарының ике ае бар әле. Исегезгә төшерәбез, ел эчендә андый хокукны кайтару мөмкинлеге закончылык белән алдан исәпкә алынмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан льготникларына соцпакеттан баш тартмаска киңәш итә.
БРКХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Хастаханә советының «ТР ССМның 2014 елның 6 аена «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең йомгаклары һәм урта сроклы периодка үсешенең стратегиясе турында» дигән утырышы булды. Үз чыгышында ул Балалар республика клиник хастаханәсенең эшен югары бәяләде, 2014 елдагы эш күрсәткәчләренең уңай динамикасын билгеләде, БРКХне модернизацияләү вакытында алынган ресурслар белән нигезле файдалануга игътибар итте.Министр БРКХ коллективына балалар сәламәтлеген саклауда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм БРКХның республиканың балалар сәламәтлек саклавының авангардында калуын билгеләде, киләчәктә уңышлар һәм үсеш теләде.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Азнакай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Шиһапов Илдар Фираил улы билгеләнде.
Фәрид Шакир улы Бахтиозин (17.09.1930) медицина журналларында 100дән артык мәкалә авторы, травматологларның Бөтенсоюз корылтайларында, травматология һәм ортопедия буенча Россия конференцияләрендә (Санкт-Петербург, Воронеж, Екатеринбург һ.б.) берничә тапкыр чыгышлар ясады.
Фәрид Шакир улы ТР Атказанган табибы мактаулы исеменә, «ТР Сәламәтлек саклау отличнигы» ведомство бүләгенә, Хезмәт ветераны исеменә ия. Гомуми стажы 58 елны тәшкил итә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша...Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларына 2014 елда эшкә кабул ителгән клиника-лаборатория диагностикасы табибларының, табиб-белгечләренең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуларына өченче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.
Конкурс комиссиясенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Кабмин Аппаратының, Дәүләт Советының, Дәүләт торак фондының, Казан ДМУның, ТР ССМның карамагындагы Җәмәгатьчелек советының, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Рескомының, Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмалары советының вәкилләре кертелделәр.
Комиссия бу программада катнашырга теләк белдергән табибларның 24 конкурс материалын карап тикшерде. Өченче конкурс нәтиҗәләре буенча 14 табибка (шул санда 1 табиб – медицина фәннәре кандидаты) торак шартларын яхшыртуга грант белән булышуны бирү турында карар кабул ителде.