Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 04.08.2014 елда «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна 1965 елда туган, Өлге авылыннан, эшләми торган,«Түләмә? Тире формасы» диагнозы белән пациент керде, дип хәбәр итә. Авылда медицина эшчәннәре тарафыннан түләмәнең ниятләнгән чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла: бәйләнештә булган шәхесләр төркеме билгеләнде, аларга көн саен медицина күзәтүләре оештырылды, һәр ишегалдын йөреп чыгулар уздырыла. Авыл халкына түләмәне профилактикалау чаралары турында хәбәр ителде.
Бүген Казан шәһәрендә өйдә яшь кызның үлүе турында хәбәр килде. Сәламәтлек саклау министры йөкләмәсе буенча үлем факты буенча хезмәт тикшерүе башланды.
Тикшерүнең алдангы нәтиҗәләре буенча кыз 4 көн элек авырып киткән, ләкин медицина ярдәмен сорап 4нче августта гына мөрәҗәгать иткән. Үлемнең соңгы сәбәбен суд-медицина экспертлары билгели.
Кызны дүшәмбе көнне караган сырхауханә терапевт-табибы тикшерү уздыру вакытына эштән алынды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкының игътибарын көчле авыру очрагында медицина ярдәмен сорап тоткарсыз мөрәҗәгать итүнең кирәклегенә юнәлдерә.
Үзеңне-үзең дәвалау, медицина ярдәмен сорап соң мөрәҗәгать итү, еш кына авыруның көчәюенә генә түгел, ләкин үлем нәтиҗәсенә дә китерә.Әлмәт муниципаль районында туберкулез буенча начар эпидемиологик шартлар туберкулезга каршы көрәш буенча ведомстволар арасындагы комиссия утырышында соңгы өч ел эчендә яңадан җентекле күзәтү темасы булды. Утырыш башкарма комитетның җитәкчесе рәислегендә, Сәламәтлек саклау идарәсенең, прокуратураның, төрле ведомстволар вәкилләре, баш табиблары катнашуында узды. Һөнәри вазыйфалар сәбәпле якын тирәдәге шәхесләр белән зур бәйләнеш булган кешеләрдә туберкулез очракларын ачыклау аерым борчуны чыгара. Эш бирүчеләрнең алдан һәм периодик медицина күзәтүләрен уздыру турында карарларны һәм норматив актларны башкаруга җаваплыксыз мөнәсәбәтләре авыруның ачыкланган очраклары белән раслана.
2 августта Казан шәһ. Республика кан үзәгендә һәм аның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге филиалларында Бөтенроссия донор акциясе чикләрендә Донорлар шимбәсе узды. Акциянең максаты – мөмкин кадәр күбрәк донорларны тарту һәм эш көннәрендә шуны эшли алмый торган кешеләргә кан бирү мөмкинлеген бирү. Татарстанда донорлар саны тотрыклы. Ләкин төп мәсьәлә – донорлар ташкынын регуляр, акцияләрдән ирекле итәргә: кан һаман кирәк булгач, донорның тагын бер кат киләсе килергә тиеш.
Бу көнне 108 кеше донор булды, кан банкы 40 литрдан күбрәк донорлар канына артты.
Җәйнең соңгы аеның эссе көнендә шимбә иртәсен шәфкатьле һәм күркәм эшкә багышлаган бөтен битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез.