2014 елның 2 августыннан башлап 11 августына кадәр ТРмедицина оешмаларында 2 августтагы Физкультурачы көненә туры китерелгән «Гиподинамияне профилактикалау» дигән ун көнлек уздырыла.
Медицина эшчәннәренең көчләре белән йогышның чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла.
Бәйләнештә булган шәхесләр төркеме (19 кеше) билгеләнде, көн саен 2 тапкыр үткәрелә торган медицина күзәтүе оештырылды, авыручыларны ачыклау максатында һәр ишегалды буенча йөреп чыгулар уздырылды. Халыкка түләмәне профилактикалау чаралары турында һәм медицина ярдәмен сорап вакытында мөрәҗәгать итү турында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 04.08.2014 елда «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна 1965 елда туган, Өлге авылыннан, эшләми торган,«Түләмә? Тире формасы» диагнозы белән пациент керде, дип хәбәр итә. Авылда медицина эшчәннәре тарафыннан түләмәнең ниятләнгән чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла: бәйләнештә булган шәхесләр төркеме билгеләнде, аларга көн саен медицина күзәтүләре оештырылды, һәр ишегалдын йөреп чыгулар уздырыла. Авыл халкына түләмәне профилактикалау чаралары турында хәбәр ителде.