Бүген РКДҮдән Татарстанда беренче тапкыр ясалма сул йөрәк карынчыгы куелган пациент чыкты. Яр Чаллыдан 35-яшьлек ир кеше 2014 елның башында автомобиль бәрелешенә эләккән, шуннан соң аның йөрәк белән проблемалары башланган. Авыруга трансплантация кирәк иде, әмма донор әгъзасы халәтенең тиз начараюы белән бәйле аның көтәргә вакыты җитмәгән булырга мөмкин иде.
Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда чара булды, аңа бөтен структуралы бүлекчәләрнең хезмәткәрләре чыктылар. Бина буендагы территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча эшләр башкарылды.
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов предприятие җитәкчеләренең аерым игътибарларын бергә көч куеп кына чишәргә мөмкин булган дәүләт мөһимлегендәге бурычны үтәүгә юнәлдерде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кама балалар медицина үзәге «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте һәм артистлар белән бергә сәламәт гаилә бәйрәмен оештырды. Ул Яр Чаллы шәһ. иң кызу хәрәкәтле Энтузиастлар бульварында үтте. Тамашачылар КБМҮдә эшләүче табиблар белән таныша, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнаша, бүләкләр ала алдылар. Шулай ук төп приз тау велосипеды булган призлар уйнатуда катнаша алдылар.
Үткән ял көннәрендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте пенсионерларының 30 кешедән торган төркеме Чистай - Свияжск утрау-шәһәре маршруты буенча мавыктыргыч экскурсия сәфәрен кылдылар, бу шәһәрләрнең бай тарихи мирасы белән таныштылар. Сәфәр пенсионерлар өчен республиканың тарихи урыннарына туристлар маршрутларын даими оештыручы Медсанчасть җитәкчелеге булышлыгы аркасында мөмкин булды.