Халыкара семинарда сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов, акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Халыкара дипломнан соң төп һәм тирәнтен белем бирү департаменты башлыгы, Вена шәһ. Медицина университетының дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак катнашачаклар. Чаралар Казан Гранд Отелендә (Казан шәһ. Петербург ур.,1) һәм КДМУ бинасында ( Казан шәһ., Бутлеров ур., 49) узачак. Кичектергесез халәтләр акушерлыкта иң көнүзәк медицина мәсьәләләренең берсе булып торалар һәм алар ашыгыч дәвалау чараларын уздыруны таләп итәләр.
Казанда, ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры стеналары эчендә ИбФОныңОнкология оешмалары ассоциациясе эгидасы астында РФ ССМ баш онкологы, РФА һәм РМФА академигы, РМФА Н.Н. Блохин исемендәге Россия Онкологик Фәнни Үзәге директоры М.И. Давыдова, ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин һәм ИбФОһәм ТР баш онкологы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Клиника Онкология Диспансерының баш табибы Р.Ш. Хәсәнова катнашуында «Идел буе Федераль округы халкына онкология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» темасына координация киңәшмәсе үтте.
КДМУның 200 еллыгына туры китерелгән «Академик укулар» циклын уздыру чикләрендә, 13 майда РФ баш онкологы, Блохин Н.Н. исемендәге РОФҮнең директоры, РФА һәм РМФА академигы, дәүләт премиясенең һәм РФ Хөкүмәте премиясенең лауреаты, РФ Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессоры М.И.Давыдовның лекциясе булды. Ул тыңлаучыларга «Онкохирургия этюдлары» дигән докладны тәкъдим итте.
15 майда Казан медицина колледжында «Иҗтимагый-мәдәни киңлекнең сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенә йогынтысы» дигән Фәнни-гамәли республика конференциясе булачак. Конференция эшендә Республиканың шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200 шәфкать туташыкатнашачак.
Бүген Казанда (Җиңү проспекты, 85) Республика кан үзәге тантаналы ачылды.
Чарада Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының иҗтимагый мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль медик-биологик агентлыкның (ФМБА) директоры Владимир Уйба, федераль һәм республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре катнаштылар.
Healthy Nation журналының КДМУның 200-еллыгына туры китерелгән яңа №1(16)_2014 саны дөнья күрде http://www.Healthynation.Ru/index.Php?Option=com_nomer&n=may14. Журналны сез бастырып куелган тарату киштәләрендә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының (minzdrav.Tatarstan.Ru) һәм басманың (www.Healthynation.Ru) рәсми сайтларында, сәламәтлек саклауның бөтен эре региональ һәм республика чараларында таба аласыз.
Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, КДМУ ректоры А.С.Созинов каршы алдылар.
Татарстан Республикасы башкаласына килү чикләрендә РФ сәламәтлек саклау министры Республика кан үзәгенең яңа бинасының ачылуында, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының 200-еллыгына багышланган чараларда катнашачак.