2014 елның 20-24 гыйнварында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1447 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 323 кеше, кабаттан баручылар – 1124 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1457 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1457 литр.
28 гыйнварда «Эхо Москвы» радиостанциясенең туры эфирында ТР ССМ РКОД баш табибы Р.Ш. Хәсәновның интервьюсы булачак. «ТР онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау» темасына интервью «Персонально Ваш» проектында 11.10 башлап 11.45кә кадәр 105,8 FM ешлыгында. Интервью барышында 8(843) 511-99-11 телефоны буенча шалтыратырга һәм туры эфирда сораулар бирергә мөмкин. Р.Ш. Хәсәнов белән әңгәмә 4 февральдә билгеләнә торган «Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне» алдында уздырыла.
Үзәкнең лаеклы бүләкләр копилкасы Хөкүмәт Премиясе Лауреатының Кубогы белән тулыланды. Бу елда РКДҮ Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәнбер Лауреат булды. Бүләкләү церемониясендә ТР Премьер-министры Илдар Хәкимов, ТР Премьер-министрының урынбасары – сәнәга һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Регионара клиник-диагностик үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин бүләкне премьер-министр кулыннан алды.
Бүген КБМҮгә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов килде. Аның республиканың төньяк-көнчыгышының төп балалар хастаханәсенә килүенең максаты ЮТҺ вакытында зыян күргән балигъ булмаган пациентларга бөтен кирәк булган медицина ярдәмен күрсәтергә әзерлек белән танышу булды. Кама балалар медицина үзәге I дәрәҗәдәге травмотология үзәге статусына ия. Ул, шок, өзлегүләр һәм нәтиҗәләр белән бер үк вакытта булучы берләшкән, күп һәм аерым урнашкан яралары булган зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итә. Бер юнәлеш колачланмаган килеш кала - бу нейротравмалар. Оешмада шушы вакытта компьютер томографы һәм табиб-нейрохирург булмаганлыктан, бу юнәлешне үзенә АМЯХ «ала». «ЮТҺ вакытында ярдәм күрсәтүнең колачлау масштабын исәпкә алып, ә бу республиканың 20 районы, КБМҮ томограф белән дә, белгечләр белән дә тәэмин ителгән булырга тиеш», - дип йомгаклады министрның беренче урынбасары Сергей Осипов. Ул шулай ук елына 47 мең килүгә исәпләнгән травматология пунктының һәм 30 ятакка исәпләнгән травматология бүлекчәсенең эше белән танышты, реанимациядә булды. КБМҮ мәгълүматларына караганда, 2013 ел эчендә балалар хастаханәсенә ЮТҺдән соң 47 бала китерелгән, аларның өчесе реанимация аша үткән.
«Белем бирә торган югары медицина технологияләре үзәге» КБПта «Ашыгыч медицина ярдәмен үзгәртеп коруның көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-практик конференциясе чикләрендә Россиянең танылган педиатры һәм хирургы Леонид Рошаль Татарстан Республикасының медицина берләшмәсе белән очрашты. Очрашу барышында медицина өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның «Аджибадем», Төркия (Истанбул шәһ.), медицина компаниясенең вәкилләре белән Татарстан Республикасының радиотерапия хезмәтенә яңалык кертү мәсьәләсе буенча очрашуы булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина страхованиесе фондының, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның белгечләре катнаштылар.