ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының "Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен" медале белән бүләкләнде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты коллективы «18-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ медицина хезмәткәрләренә һәм оешманың баш табибы Мансурова Резидә Габделфәрт кызына аэропорт хезмәткәрләрен комплекслы тикшерү вакытында хезмәт вазыйфаларын югары профессиональлеге, игътибарлылыгы һәм намуслы башкарулары өчен рәхмәт белдерә.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Нурлат РҮХ» ДАССУ йогышлы авырулар бүлеге бинасында капиталь ремонт башланды. Соңгы вакытта ул провизорныйга үзгәртелгән иде. Пациентлар әлегә башка бүлеккә күчерелгән.

Казан Кремлендә, Россия фәне көнендә, фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы табиблары һәм галимнәре «Татарстан Республикасында балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә диагностикалау өчен инновацион технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү»эше өчен югары бүләккә лаек булды.

Казанда "Бехтерев укулары 2022" VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул "Казанда Неврология атнасы" кысаларында үтә.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы-Ак чәчәкләр» премиясе башлануы турында игълан итә.

Остеоартрозны дәвалау турында лекцияне Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе табиблары өчен ТР атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМУ травматология, ортопедия һәм хирургия кафедрасы мөдире Илдар Фуат улы Әхтәмов укыды.

Роспотребнадзор коронавирус йогышын профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне яңартты. Карар 6 февральдән үз көченә керде.

1 нче номерлы балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митина сөйләвенчә, хәзерге вакытта 30 яшүсмер «Спутник М» препараты белән коронавирустан прививка ясаткан инде. Бу «Спутник V» вакцинасы аналогы, бары дозировка биш тапкыр азрак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International