Сарманда «Старт» чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2022" Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында "Татарстан чаңгы юлы" район массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Вакцинация пунктлары адреслары:
Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә вакцинацияләүнең мобиль пункты эшли башлады.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге лицензия алырга теләүчеләргә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтә.
Дөньяда йөзләгән миллион кеше төрле авырулардан җәфа чигә. 11 февральдә Халыкара календарьда авырулар көне буларак билгеләнгән.
Татарстанда эшләүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү чаралары башка төбәкләрдән белгечләрне эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, Нурлат үзәк район хастаханәсенә 11 белгеч эшкә урнашкан, шул исәптән 2се - авыл табиблык амбулаторияләрендә эшли.
Татарстан халкы өчен коронавирус йогышының яңа төрен көтү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин турында м.ф. к., табиб-психиатр, психотерапевт, "ТР ССМ В.М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ амбулатория-поликлиника бүлеге мөдире Башмакова Ольга Валерьевна сөйләде.
БРКХнә Казахстаннан функциональ нейрохирургия буенча белгеч Чыңгыз Шашкин килде. Кунакны «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Айрат Зыятдинов каршы алды. Өч көн дәвамында нейрохирург хастаханә хирурглары өчен мастер-класслар үткәрәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиб амбулаториясен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Проектны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында планлаштырылган.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән 16 бала вакцинация узган. Биредә барлыгы 12-17 яшьлек 30 яшүсмер прививка ясаткан.
9 февральдә Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Республика стоматология поликлиникасы стоматологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә беренче тапкыр стоматологка килү өчен баланы ничек әзерләргә кирәклеге, бүгенге ата-аналарның нинди хаталар ясавы һәм теш авыруларыннан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.