Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов операция блогының, кардиохирургия, кардиореанимация, нур диагностикасы бүлегенең эше белән танышты, үзәктәге заманча җайланмаларны карады.
Лаеш РҮХнең Рождествено табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Бу - сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына кертелгән объектларның берсе. Эшләрнең бәясе - 6,9 миллион сум.
Кама Балалар Медицина Үзәгендә ТР ССМ РКХ акушерлык һәм гинекология буенча баш белгеч, юнәлеш шефы, Росздравнадзорның федераль эксперты, м.ф. д., профессор Албир Алмазович Хәсәнов йөкле хатын-кызларны вакцинацияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы республиканың бер миллион биш йөзенче кеше прививка ясаткан. Ул - Казанда яшәүче 26 яшьлек Юлия Сабирова. Кыз прививканы кичә, аның сүзләренчә, йорты янында урнашкан «Мега»да вакциналаштыру пунктында ясаган.
29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү көне. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ДФК инструкторлары һәм табиб-неврологлар өчен «Инсульт вакытында иртә нейрореабилитациянең актуаль мәсьәләләре» квалификация күтәрү курсы узды.
Яшел Үзән районының Раифа ФАПы фельдшеры Оксана Липанова «Земский фельдшер» программасында катнашты һәм 500 мең сум күләмендә грант алды. Программа «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты ярдәмендә «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Сугыш ветераннары өчен Яр Чаллы госпитале хезмәткәрләре шәһәрнең төзелеш холдингларының берсендә коронавируска каршы күчмә вакцинация уздырды. Вакцинацияне 123 хезмәткәр үтте.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Югары Осланда табиблык амбулаториясен төзүнең барышын тикшерде. Бу балалар сырхауханәсе бүлеге булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау поселогында булды. Биредә индивидуаль проект буенча табиблык амбулаториясе төзелә. Акча сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча федераль казнадан бүлеп бирелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Русфонд» хәйрия фонды вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Катнашучылар «Сөяк мие донорларының Идел буе регистры» проектын үстерү турында фикер алышты