ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне 28 апрельдә билгеләп үтелә. Казанда тантаналы чара Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Кама балалар медицина үзәгендә 2021-2024 елларга күмәк шартнамә турында фикер алышу һәм кабул итү буенча конференция утырышы булды.

Конференция эшендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасы җитәкчесе Любовь Ховрычева, КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин, баш табиб урынбасарлары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм КБМҮнең хезмәткәрләре катнаштылар.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

2021 елда 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы уза, аның төп максаты - вакцинациянең авыруларны профилактикалау өчен зур әһәмияткә ия булуын популярлаштыру.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Нәкъ бер ел элек Түбән Кама ашыгыч ярдәм станциясе район, шәһәр халкыннан СOVID-19да шикләнеп беренче шалтыратуларны кабул итә башлады. Ул вакытта диспетчерлар анамнез җыйган һәм кеше чит илдә булганмы, нинди илдә һәм кем белән аралашканын ачыклаган. Шуннан чыгып, чакыруга нинди бригада чыгарга тиешлеге карар кабул ителгән. Күчмә ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшерлары Наилә Гарифуллина һәм Алсу Ягъфәрова иң беренчеләрдән булып чумга каршы киемнәрдә эшли башлаганнардан иде. Ул вакытта кешеләр коронавирус турындагы теләсә нинди мәгълүматка ышанычсызлык белән караган дип искә ала алар, әйтерсең безнең илгә кадәр барып җитмәс, дип уйлаганннар. Шуңа күрә фельдшерлар саклагыч костюмнар киеп килгәч, пациентлар куркып кала иде һәм кемдер хәтта үзен агрессив тота иде.

Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы Республика клиник неврология үзәгенең баш табибы итеп билгеләнде. Бүген тиешле боерыкны ТР сәламәтлек саклау министры имзалады.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән медицина университеты клиникасының баш табибы итеп Бирчук Оксана Анатольевна билгеләнде.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә муен һәм күкрәк авыртуы аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Канада гражданы кызына уңышлы операция ясаганнар. Шеннон Валентеның 7 сантиметрлы шеше табылган, ул кан тамырлары-нерв бәйләмендә булган.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Түбән Кама РҮХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары ЮХИДИ бүлегеннән рәхмәт хатлары алды.

Буа медицина училищесы базасында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында "шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International