Вильсон Госманович Шәрифуллин медицинада 53 ел. 32 ел ул ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә табиб вазыйфасында эшли.
Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" патриотик акциясендә катнашты.
Табиблар бригадасы (уролог, ЛОР, гинеколог, эндокринолог, ортопед, табиб-УЗИ, педиатр һәм офтальмолог) Лаеш балалар йортында 30дан артык баланы карады һәм консультация бирде. Риск факторлары ачыкланган балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә тикшерүгә җибәрелде.
Яшел Үзәннең «Мирный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Королев ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан, медицина учреждениесеннән читтә беренче прививка пункты барлыкка килде, анда коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә мөмкин. Прививкалар ясау пункты көн саен 12.00 дән 18.00 гә кадәр эшли.
Кама балалар медицина үзәгенең медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен алып баруга үрнәк булып тора. Спорт белән даими шөгыльләнү, актив яшәү рәвеше аларның тормышларының аерылгысыз өлеше булып тора. Болар барысы да хезмәткәрләрнең «Сәламәтлек 2021» спартакиадасында уңышлы катнашуларын раслый.
29 апрельдә, нәкъ бер ел элек, Түбән Кама РҮХ җирлегендә 2нче номерлы йогышлы авырулар бүлеге ачылды. Без аны COVID-госпиталь дип атарга күнеккән. Яңа коронавирус йогышы бөтен медицина җәмәгатьчелеге тормышын «кызыл» һәм «чиста» зоналарга да бүледе. Әгәр коронавирус йогышы белән көрәшне сугыш белән чагыштырсак, "кызыл зона" - чын фронт, ә "чиста зона" - ышанычлы тыл.
БРКХдә сәламәтлек саклау өлкәсендә эш үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Экспертлар бүгенге көндә табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм кирәкле булуы, аның нинди кыенлыклар кичерүе һәм ни өчен шулай да күпләр шундый юлны сайлавы турында сөйләштеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен медицина дөньясына клиниканың урология бүлегенең табиб-балалар хирургы Айдар Закиров озатучы булды.
Хезмәт Сараеның кече залында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы комитеты президиумының XIV утырышы булды. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Аберхаева Лилия Сәйдәш кызы катнашты.
Европа иммунизация атнасы кысаларында Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсендә вакцинацияләүгә бәйле акция узды. Бу көнне вакцинацияне узган һәр бала үзенә Прививка кабинетында бүләк сайлый алды. Әлеге чара иммунизациянең мөһимлеге турында җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан оештырылды. Акциянең инициаторы - Кама балалар медицина үзәге каршындагы муниципальара иммунопрофилактика кабинеты.
Түбән Кама РҮХнең клиник-диагностика лабораториясе мөдире Маргарита Юрьевна Жукова медицинада инде 37 ел. Югары квалификацияле категорияле КДЛ табибы лаборатория белән инде 15 ел җитәкчелек итә. Үз бүлеге турында зур ихтирам, мәхәббәт белән сөйли. Бу коллективтагы яхшы атмосфераны бәяләү өчен микроскоп кирәкми.