12 май - Бөтендөнья шәфкать туташы көне. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү – чын медицина хезмәткәренең билгеләнеше. Аларның сизгер йөрәкләре һәм оста куллары безне бәла-казалардан коткара.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Республика иҗтимагый хәрәкәте һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белән берлектә Татарстан Республикасы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «COVID-19дан түләүсез вакцинация узарга чакырабыз» дигән темага компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсын игълан итә.
Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина колледжын тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды.
Татарстан өчен уникаль булган яңа операцияне Республика клиник хастаханәсенең 1нче урология бүлегендә үзләштерделәр.
Министр Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан стационарда барган ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Ф.Табеев Яр буенда, җиңел атлетика эстафетасын ачу хөрмәтенә, Республика СПИД үзәге филиалы хезмәткәрләре 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест үткәрүгә акция уздырды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко волонтер-медиклар белән бергә Арча зиратында Медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Сергей Алексеев каберен җыештыруда катнашты.
Түбән Кама РҮХнең баш табибы Марс Мостафин хастаханәнең структурасы, эш күләмнәре турында җентекләп сөйләде һәм Түбән Кама хастаханәсе - медицинада уникаль эш тәҗрибәсен алу һәм үз эшенең профессионалы булу өчен менә дигән мәйданчык, дип ассызыклады.
Стационарлар һәм бала тудыру йортлары атнаның һәр көнендә тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Учреждениеләргә, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча пациентларны госпитализацияләүне гамәлгә ашыру йөкләнде.
Поликлиникалар 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр бәйрәм графигы буенча 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр – шимбә графигы буенча 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Чистай РҮХнең бала тудыру йортында өзлексез медицина белеме бирү кысаларында «акушерлыкта һәм гинекологиядә клиник беркетмәләр» темасына лекцияләр циклы узды.