Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә йомгаклау медицина киңәшмәсе булды. Утырышта 2020 елга йомгак ясалды һәм 2021 елга планнар билгеләнде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.
Кызыл зонада ике айдан артык Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 2нче номерлы поликлиникасының көндезге стационары бүлеге тулы составта эшли. Анда коронавируска кадәр үпкәләрнең, йөрәк-кан тамырлары системасының һәм терәк-хәрәкәт аппаратының хроник авырулары булган пациентлар реабилитация узган. Бу бүлек узган елның апрелендә пандемия аркасында ябылды, планлы медицина ярдәме күрсәтү тукталып торды, 10 хезмәткәр - бер табиб, биш шәфкать туташы һәм дүрт санитарка-госпитальгә эшкә китте.
Балалар Республика клиник хастаханәсендә медицина советы утырышы үтте, узган елга йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.
Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында иң яхшы видеоролик авторын сайладылар.
Түбән Камада хроник авырулы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрендә дәресләр башланды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр өчен беренче лекция Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсендә узды.
«Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә балалар халкына медицина ярдәмен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яшел Үзән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Денис Лупаков, Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Татьяна Сабурская, баш табиб урынбасары Елена Тверскова килде
Балтач Үзәк район хастаханәсендә 2020 елда сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, табиб-белгечләр, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм административ персонал катнашты.
Бу атнадан башлап татарстанлылар ял көннәрендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый ала. Шулай итеп, Казанның 20нче шәһәр сырхауханәсендә бүген 85 кеше прививка ясатырга өлгергән инде. Прививкалар ясау кабинеты биредә ял көннәрендә 10дан 14 сәгатькә кадәр эшли.
Татарстан Республикасы башкаласыннан 11 яшьлек кызны яшәү урыны буенча сырхауханәдә оториноларинголог күзәткән иде. Кызның еш кына эренле урта колак отиты булган һәм ишетү сәләте кимегән.