«Чистай РҮХ» ДАССУның медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр үткәрүне дәвам итә. Узган ел катлаулы эпидемик вазгыять булу сәбәпле, лекцияләр укылмады, ноябрьдән бу эш торгызылды. Бу вакыт эчендә 1100дән артык кеше – мәктәп укучылары, студентлар, тәрбиячеләр, укытучылар, оешма һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр-төрле юнәлештәге 50 лекция тыңлады.
Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Утырыш республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы Алексей Алексеев, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова катнашында узды.
Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Өченче буын университеты курсларының берсе – «Медицина белеме нигезләре» башланды.
Түбән Каманың 2нче балалар поликлиникасының табиб-педиатры Шәйдуллина Миңсылу Зиатдин кызы 75 яшен билгеләп үтә.
Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары хакында хезмәт коллективы белән очрашу булды. Очрашуда ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова һәм сәламәтлек саклау профсоюзларының шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.
Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә киңәйтелгән медицина советы булды, утырышта эш йомгакларын ясалды һәм 2021 елга максатлар билгеләнде.
Казанда СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең йомгаклау медицина советы утырышы узды, утырышта 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
2021 елның 12 февралендә 18: 00 сәгатьтә YouTube-каналда «Здоровье просто» проектының чираттагы туры эфиры узачак. Аралашу «Алкоголь бәйлелек һәм гаилә» темасына барачак.
Мамадыш муниципаль районының Омар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП эше белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Омара» агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев танышты.