Дары заводында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Золотое сердце» хәйрия оешмасы белән киңәшмә узды, анда предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгыту программасын тормышка ашыру буенча ел йомгакларын ясадылар.
Сәламәт яшәү рәвеше сәламәтлекнең мөһим факторы булып тора. Аңа балачактан ук нигез салына. Казан укучыларына сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләре турында сөйләделәр.
Казан медицина университеты клиникасы белгечләре сепсис белән хатын-кызны саклап кала алдылар. Өч бала анасы 26 яшьлек хатын-кызның өйдә баласы төшкән, биш көн узганнан соң ул хастаханә гинекологларына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр кан агулануын һәм септик шок диагнозын куйды.
Вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләрендә эшләүче Казан медикларына туңдырма бүләк иттеләр.
Татарстанда алкоголь бәйлелеге белән авыручылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 30% ка кимегән.
Сәламәтлек - кеше тормышында иң зур кыйммәт ул! Сезгә иҗтимагый сәламәтлек Диктанты - барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган акция тәкъдим итәбез. Диктант һәр кешенең сәламәтлеген саклау өчен төп кагыйдәләрне белү мөһимлеген күрсәтү өчен, белемнәрне тикшерү өчен булдырылган.
Менә ике ай инде Медицина көллиятенең 600дән артык студенты Түбән Кама РҮХнең һәм перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең барлык сырхауханәләрендә һәм стационарларында медикларга ярдәм итә.
20 декабрьдә 2 сәгать 45 минутта Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекологлары Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 2020 елда өченче бала табуны кабул иттеләр. Яңа туган балага Сәид исемен куштылар. Ул 3590 граммлы һәм 53 сантиметрлы булып туган.
Сарман РҮХнең провизор госпитале табиб-терапевты Вәлиева Ләйсән Фәнил кызы "Безнең заман герое" премиясе белән бүләкләнде.
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты арасында, шулай ук «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге арасында Социаль хезмәттәшлек турында өч яклы Килешү чикләрендә «Мин РСО доноры!» акциясе узды.