Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү идарәсенә 2021 елның 11-15 октябрендә 27 гариза керде.
Татарстанда коронавирус инфеккциясеннән вакцинаны өлкәннәр сырхауханәләрендә вакцинацияләүнең стационар пунктларында, шулай Татарстанның зур шәһәрләрендә мобиль бригадаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 2022 елга халык алдында куелган максатлар һәм бурычлар турында фикер алышуны башлады. Фикер алышуга 20 тәкъдим чыгарылган.
Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган медицина эшчәнлеген лицензияләү тәртибе 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең «Медицина эшчәнлеген лицензияләү турында» 2021 елның 1 июнендәге 852 номерлы карары белән билгеләнә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясе узды .
Чүпрәле район үзәк хастаханәнең Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бу максатларга 53 млн. сум бүлеп бирелгән.
Яр Чаллы шәһәренең өлкәннәр челтәре сырхауханәләрендә мобиль прививка бригадалары оештырылды, алар предприятиеләргә һәм оешмаларга коронавирус инфекциясенә каршы хезмәткәрләрне вакцинацияли.
Бүген, 14 октябрьдә, Бөтендөнья спирометрия көне һәм Үпкәләр сәламәтлелеге көне.
Яшел Үзәндә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында балалар сырхауханәсентөзү дәвам итә. Объектны финанслау күләме 326 млн. сумнан артык тәшкил итә.
15 октябрьдә «Офтальмологиянең актуаль мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли онлайн-конференциясе булачак.