Чистай РҮХ кардиология бүлегенең өлкән шәфкать туташы 100 мең сумга ия булды. Вера Байдарова коронавирустан прививка ясаган россиялеләр арасында акчалата приз уйнатуда отты.
Яр Чаллының 3нче Шәһәр сырхауханәсенең мобиль прививка бригадасы җәмәгать туклануы оешмасында COVID-19дан вакцинация үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Минзәлә үзәк район хастаханәсендә булды, биредә бинаны реконструкцияләү эшләре бара.
Менделеевск шәһәрендә балалар поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Моңа федераль бюджеттан 86,6 миллион сум бүлеп бирелгән.
Чистай РҮХнең бала тудыру йортының һәм хатын-кызлар консультациясенең табиблары Чуашстандагы Яңа Чабаксар перинаталь үзәгенә килеп киттеләр. Тәҗрибә уртаклашу максатларында белгечләр медицина оешмасының эшен оештыру белән танышты.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен лекторий уздырды.
Түбән Кама перинаталь үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлегендә югары квалификацияле анестезиологлар-реаниматологлар эшли. Шуларның берсе - Фәррух Муминов, табиб анестезиолог-реаниматолог.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина эшчәнлеген лицензияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Хезмәтләр исемлегеннән космик, авиация медицинасы, реабилитация шәфкать туташлары эше кебекләрне алырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта исемлеккә психотерапия, сексология һәм эпидемиология буенча хезмәтләр дә өстәләчәк.
Сабыйда зур киста шеше ана карынында булган ук ачыкланган. 120 мл киста эчке органнарга, шул исәптән эчәклеккә басым ясап, бала клизма белән генә хәҗәтен үти алган.
Октябрь Бөтендөнья күкрәкнең яман шешенә каршы көрәш ае дип санала, ул 1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән иде. Моннан тыш, ел саен, 15 октябрьдә, дөньяның 44 илендә Бөтендөнья сөт бизенең яман шешенә каршы көрәш көне үткәрелә.