Бүген, 12 октябрьдә, Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыру турында тулырак Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш ревматологы, ТР атказанган табибы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Светлана Петровна Якупова сөйләде.
7-9 октябрьдә Мәскәүдә Россия колопроктология форумы узды, форум Россия колопроктологлары ассоциациясенең 30 еллыгына багышланган иде. Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш баш колопроктологы профессор Олег Юрьевич Карпухин һәм ТР РКХ колопроктология бүлеге мөдире Марат Исмәгыйль улы Җиһаншин катнашты.
Чистай РҮХ яшьләр советы командасы ел саен үткәрелә торган «Безнең заман-Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона турында 1 урынны яулады.
2021 елда Татарстан Республикасында 7 федераль (региональ) проект гамәлгә ашырыла, 2 550,96 млн. сум күләмендә финанслау каралган (РФ – 1 496,72 млн. сум, ТР – 1 054,24 млн. сум).
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Минзәлә районында авиакатастрофада зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде.
Мега сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты барлык теләүчеләрне дә кабул итүне дәвам итә. Прививканы сәүдә үзәгенә керү юлында – IKEA җәйге кафесының пыяла бинасында ясарга була. Медиклар көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
11 октябрьдән Татарстанда махсус QR-кодлардан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы QR-код белән сертификат алу тәртибен аңлата.
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1992 елда Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән гамәлгә куелды. Төп бурычларның берсе-депрессив бозылулар, шизофрения, Альцгеймер авырулары, наркотикларга бәйлелек, эпилепсия авыруларны киметү.
Чистай хастаханәсендә донор акциясе узды. Районның 63 кешесе 29 литрдан артык кан тапшырды. Кан алуны Республика кан үзәге белгечләре үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов катлаулы санитария-эпидемиология торышын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диспансерлау вакытында җентекле тикшерүләр уздыру, авыруларны кисәтү һәм санаторий учреждениеләрендә тернәкләндерү программаларын киңәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында әйтте.