ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе 337 490 доза Совигрипп препараты кайтты. Вакцина олылар өчен билгеләнгән.

Covid-19 пандемиясе аркасында кайбер кешеләр компьютер томографиясен табиб билгеләмәгән килеш ясата башлаган. КТ үпкәләрдә үзгәрешләрне яхшы күрсәтә, әмма ул инфекцияне ачыкламый. Пациентның авыру симптомнары булып та, компьютер томографиясе үпкәләрдә үзгәрешләр күрсәтми икән, бу аның коронавирус инфекциясе юк дигәнен аңлатмый. Ковид йогышын ачыклау өчен ПЦР-тест һәм аннан башка иммунологик тестлар узарга кирәк.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге санитаркасы Ирина Анатольевна Лукоянова госпитальдә инде икенче сменада эшләде.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллының “5нче шәһәр хастаханәсе” ДАССУның йогышлы авырулар бүлегеннән 173 пациент чыгарылды. Йогышлы авырулар госпитале икенче атна эшли. Бу вакыт эчендә 1412 компьютер томографиясе, 800гә якын лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән. Йогышлы авырулар бүлегендә хәзер 49 табиб һәм 129 шәфкать туташы, шулай ук кабул итү-диагностика бүлегенең, реанимация һәм нур диагностикасы бүлегенең, лабораториянең табиб һәм шәфкать туташлары эшли. 5нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә төрле яшьтәге пациентлар дәвалана.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары 15 магнит шарчыкларын йоткан 4 яшьлек малайга операция ясадылар.

-Безнең кечкенә пациентыбыз тумыштан ук сул ягында гидронефротик трансформация булганга табибларда күзәтелде. Күп тапкыр яшәү урыны буенча тикшерелде, әмма аномалия сизелмәде. УЗИ-диагностика аномалия булуын күрсәтте, - дип сөйли табиб-балалар урологы Рәшит Байбиков.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бала табудан соңгы контрацепция турында Түбән Кама хатын-кызлар консультациясенең табиб-акушер-гинекологы Ирина Сушилова сөйләде:

Медицина профилактикасы үзәге хезмәт коллективларында сәламәтлекне саклап калу турында лекция курсын дәвам итә. Шулай итеп, табиб-методист Светлана Вячкилева 5нче мәктәп хезмәткәрләренә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү турында сөйләде.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-хирурглары 3D-лапароскоп ярдәмендә варикоцеле дәвалаганнар. Әлеге технология операция ясала торган урынны күләмле күрергә мөмкинлек бирә.

Цифрлы икътисад компетенцияләре: программалаштыру , цифрлы маркетинг, киберкуркынычсызлык һәм башка юнәлешләр буенча курсларда бушлай уку хокукы алырга мөмкин. Татарстан Республикасы контакт үзәге сылтама буенча узыгыз https://clck.ru/RSigt


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International