ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 25 маенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ белгечләре илнең әйдәүче оешмалары экспертлары белән бергә симерүгә каршы көрәш көненә багышланган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек онлайн-марафонын үткәрә.

Көн саен Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең эндокринологларына калкансыман биз проблемалары белән дистәләгән пациент мөрәҗәгать итә. Тәҗрибәле табиб-эндокринолог Наталья Гурьянова әлеге органның сәламәтлеген ни өчен күзәтеп торырга һәм авыруны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләде.

Татарстанның Питрәч районындагы авариядә зыян күрүчене вертолет белән Татарстан РКХдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан эвакуацияләделәр. Бу - санитар авиация тарихында һәлакәт урыныннан зыян күрүчене эвакуацияләү буенча беренче очрак.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше өчен безнең республика халкының сәламәтлеге сагында торучы кешеләр. Әгерҗедә «Сәламәтлек-2021» дигән Медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабы узды, анда Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнары командалары катнашты.

Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек – 2021» Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан командалар җыелды. Командалар спортның алты төрендә көч сынашты: волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат һәм аркан тарту.

«Балалар өчен сәламәтлек Үзәге» профилактик бүлеге белгечләре алып барган «Сәламәтлек әлифбасы» эксперименталь проекты өчен бу юлы Түбән Каманың 8-нче номерлы мәктәбе мәйданчык булды. Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен бу юлы 3 «Г» укучылары өйрәнделәр.

21 майда Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Игелек энергиясе» VI конкурсы кысаларында «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды.


21
май, 2021 ел
җомга

Ел саен 31 майда үткәрелә торган Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне алдыннан Чистай РҮХ поликлиникасы тарафыннан «Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр» традицион акция оештырылды.

2021 елның 20 маенда Казан дәүләт медицина академиясе базасында “Фармакотерапия иминлеге:NOLI NOCERE!” халыкара катнашу белән IV Еллык конференция үтте. Конференция эшендә 300 дән артык кеше катнашты, алар арасында ординаторлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр, Россия һәм чит ил югары уку йортларының табиблары, укытучылары да бар иде.

Югары квалификацияле кардиоревматолог, ТР һәм РФ Атказанган табибы, Түбән Камада кардиология хезмәтенә нигез салучыларның берсе, 2015 елда «Россиянең иң яхшы кардиологы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе –  дәвалау-диагностика бүлеге мөдире Рәисә Федоровна Мерясева 45 ел дәвамында Түбән Кама хастаханәсендә эшли, ул үзенең табиб бурычын лаеклы һәм профессиональ дәрәҗәдә үти.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International