Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантана ЮХИДИнең республика идарәсе бинасы каршында узды.
Республика клиник хастаханәсе һәм район үзәк хастаханәсе табиблары белән онлайн-консультацияләрне Татарстанның Спас районы ФАПларында башлап җибәрәчәкләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың төрле районнарында телемедицина консультацияләрен башлап җибәрә.
Яр Чаллының АМЯХдә 77 яшьлек пациентка стент-графтны эндофиксацияләү белән операция уздырдылар. Татарстанда мондый системаны кулланып әлеге төр операция беренче тапкыр ясала.
Түбән Кама медиклары сәламәтлек өчен зыянсыз гына артык килограммнардан ничек котылырга кирәклеге турында сөйләде.
Шәфкать туташы Гөлия Хәкимова үзенең юбилеен госпитальдә билгеләп үтә. Эш сменасына кадәр үк хезмәттәшләре аны туган көне белән котлады.
Бүген БРКХ директоры җитәкчелегендә клиника делегациясе Иннополис мәктәбенә эш сәфәре кылды.
Бүген «Зенит-Казан» һәм «Зенит-УОР» волейбол клубы командасы уенчылары тирәнтен медицина тикшерүен узды.
Дүрт бала анасы Наилә Алексеева үзенең коткару тарихын күз яшьләре белән сөйли. Наилә Рәхимҗан кызы өйдә дәвалана, антибиотиклар эчә, аннары терапевт уколлар билгели, әмма күп балалы әнинең хәле начарланганнан начарлана бара. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Наилә Рәхимҗановнаны компьютер томографиясенә алып киләләр, ул үпкәләрнең биш урында зарарлануын күрсәтә. Зарарлану мәйданы 75% тәшкил иткән, пациентны тиз арада хастаханәгә салалар.
БРКХнең кече яшьтәге балалар өчен хирургия бүлеге табиблары 4К оптиканы һәм эндоскоп берткечен кулланып операция ясады.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Марий Элдан килгән ир-атның бензин пычкысы белән киселгән кулны ялгады.