ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Аларны бер нәрсә берләштерә: бер тапкыр һәм гомер-гомергә сайланган яраткан эшләренә – кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүгә, үзләрен аямыйча, ихластан бирелү. Аларның мөлаем йөрәкләрен ТР ССМ ӘМРның Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган, һөнәри бәйрәмгә, Шәфкать туташлары көненә, багышланган «Мисс Шәфкатьлелек-2014» бәйгесе берләштерде. Һәм тагын аларны почетлы беренче урын пьедесталы берләштерде. Ләкин алар төрле. Һәм таң калырлык.

2
май, 2014 ел
җомга

Казанда 2014 елда ТР дәүләт сәламәтлек саклауның оешмаларына эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр һәм клиник-лаборатор диагностикалау табиблары тарафыннан ТР Хөкүмәтенең грантларын алуга беренче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия 17 табибның конкурс мәгълүматларын тикшерде. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 11 табибка, шул исәптән бер табибка – медицина фәннәре кандидатына, торак шартларын яхшыртырга грантлы булышуны бирү турында карар кабул ителде.

Бүген 14 майда ачыла торган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика кан үзәгенең яңа бинасы территориясендә «Тормышны коткару өчен!» дигән сакура аллеясын тантаналы салу булды. Сакура аллеясы безнең җирне азат иткән һәм безгә тынычлык һәм чиста күк бүләк иткән Каһарманнарның бөеклеге һәм батырлыгы турында һәм кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен кан бирүче бүгенге көн Каһарманнарының батырлыгы турында сүнми торган хәтернең символы булачак.

Агачлар утыртуда Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З.Фәррахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов, ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Р.Г.Тураев, кан үзәгенең хезмәткәрләре катнаштылар. Шулай ук агач утыртуда православие һәм мөселман руханиларының вәкилләре – Отец Роман (Модин) һәм «Өмет» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт, «Генерирующая компания» ААҖнең Генераль директоры Р.М.Хаҗиев, «Татарстан Республикасы күперләре» ААҖнең Генераль директоры Р.С. Мухьянов һәм генераль подрядчының һәм йорт салучының вәкилләре катнаштылар.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 14 маенда Россиянең иң борынгы медицина ЮУЙ – Казан дәүләт медицина университеты 200-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 12 майдан башлап 15 майга кадәрге чорда бу датага багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Медикларны, торак мәсьәләсен чишәргә булышып, башка районнардан тарталар. Акчалата ярдәмнәр, ташламалар һәм балалар туган өчен бурычның бер өлешен исәптән чыгаруны вәгьдә итәләр.

700 диярлек табиб – республиканың бөтен хастаханәләренә нәкъ шулкадәр белгеч кирәк. Табибларның күбесе инде пенсия яшендә, яшьләрнең кайберсе зур хезмәт хакына хосусый клиникаларга китәләр. Аеруча көчле җитмәү гомуми практика табиблары арасында сизелә. Кайбер терапевтларга икешәр участок алып барырга туры килә.

2014 елның 21 апреленнән башлап 25 апрельгә кадәрТатарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1454 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 428 кеше, кабаттан баручылар – 1026 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1454 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1454 литр.

КДМУда һәм КАИда Донор көннәре уздырылды, анда 216 донор катнашты.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм барлык медицина берләшмәсе башкаланы яшелләндерүгә үз өлешен кертте: Республика клиника хастаханәсе территориясендә Сәламәтлек саклау министрлыгының каен аллеясы барлыкка килде. Исегезгә төшерәбез, бүген Республикада Урманнар утырту көне билгеләнеп үтелә, шулай ук һәр җирдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үтте.
Шимбә өмәсе чикләрендә РКХдә министрлык вәкилләре һәм табиблар территорияне коры үләннәрдән һәм былтыргы яфраклардан чистартып кына калмадылар, каен үсентеләре дә утырттылар. Актив эш саф һавадагы төшке аш белән тәмамланды – кыр ашлары оештырылган иде.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин сүзләренә караганда, агачлар утырту дигән гүзәл гореф-гадәт киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Үткән елда шундый ук аллея 7нче Шәһәр клиника хастаханәсе территориясендә утыртылды

Яр Чаллы шәһ. АМЯХнең хезмәткәрләре кешеләргә батырларча хезмәт иткән хезмәттәшләр, бөтен гомерләрен табиб эшенә багышлаган табиб-тылсымчылар турындагы хәтерне мәңгеләштерергә уйладылар.

«АМЯХ» ТР ДАССО җирлегендә ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-кардиологы А.С. Галявич катнашуында «Stent for life» –  тарих, актуальлек, тормышка ашыру» исемле түгәрәк өстәл булды. «Stent for life» проектының максаты – көчле коронар синдромлы кардиология белән авыручыларга ярдәм күрсәтү.

Быел 20 апрельдә билгеләнеп үтелүче Милли кан доноры көне, Кан хезмәтенең иң эре масштаблы традицион чараларының берсенә – «АвтоМотоДонор» федераль акциясенә старт бирде. 2014 елның 30 апреленә кадәр бу вакыйга кан донорлыгы проблемасына салкын карамаган бөтен юл хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерәчәк.
2014 елның 30 апрелендә Казан шәһәрендә ЮХИДИ территориясендә ТР ССМ Республика кан үзәгенең кан хәзерләү мобиль комплексын куллану белән «АвтоМотоДонор» исемле донор акциясе булачак. ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бар теләгән кешеләр кемгә бик кирәк, шулар файдасына канны үз теләкләре белән бирәчәкләр. Акциянең максаты – кан донорлыгына күбрәк кешене чакыру, җибәрү өчен куркынычсыз кан һәм аны компонентлары кирәклеген аңлауны арттыру, ирекле кан донорларының республиканың сәламәтлек саклавына иң мөһим кертемнәрен билгеләү, кан җибәрүне мөмкин итүчеләргә рәхмәт әйтү һәм хөрмәт белдерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International