Диспансерлаштыру: II этап нәрсә өчен? 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге барлык халык 3 ел саен, 40 яшьтән өлкәнрәк булганнар ел саен диспансеризация үтәргә тиеш. Әгәр быел диспансерлаштыруга эләкмәсәгез, профилактик тикшерү узарга мөмкин (ел саен).
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лицензияләү буенча Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләре тулы күләмдә гамәлгә ашырылды.
Чистай үзәк район хастаханәсе яңа диагностик цифрлы рентген-аппарат урнаштырды . Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.
Түбән Кама белгечләре белән бергә Красноярскидан Ксения Кочкина операция бүлмәсендә инде икенче тапкыр. Операция өстәлендә ике ир-ат, икесенә дә 74 яшь, аларны корсак аортасы аневризмасы дигән гомуми диагноз берләштерә.
Бүген Республика кан үзәгендә Көзге донор акциясе – «Милли музыка көне» узды. Акция вакытында барлыгы 138 донор кабул ителгән, кан банкы 62 литрга тулыланган.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының В.М. Бехтерев исемендәге психиатрия һәм неврологиянең милли медицина тикшеренү үзәге 24 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Психик сәламәтлек атналыгы» дигән гомуми исемдәге онлайн-чаралар циклы уздыра
Медицина хезмәткәрләре шәһәр халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар, кан басымын үлчәделәр.
Түбән Кама яшүсмерләренә контрацепция ысуллары һәм җенси юл белән таралган авырулар турында сөйләделәр. Бу юлы лекция өлкән сыйныф укучылары өчен генә иде. Яшүсмерләр белән әңгәмә хатын-кызларда һәм ир-атларда җенси система төзү үзенчәлекләрен өйрәнүдән башланды.
Витаминнар чыганаклары, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр, ит, балык, әмма бәясе яки сезоны аркасында ел әйләнәсендә аларны алырга мөмкинлек булмый
Бер яшьлек сабыйны аңсыз хәлдә Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә алып киләләр, анда табиблар шунда ук бала тормышы өчен көрәшә башлыйлар. Бу инде бер ай эчендә бишенче шундый ук пациент.