ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Очрашуны Ижевск шәһәрендә булган вакыйгалар турында фикер алышудан башладылар. Шулай ук теракттан соң башкала клиникасына күчерелергә тиешле балалар саны турында да сөйләштеләр.

29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне. Бу көн кешеләрнең игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларының киң таралуы проблемасына юнәлтергә һәм кешеләрне үз сәламәтлекләре турында уйланырга, аны яхшырту һәм ныгыту өчен көч куярга, ә иң мөһиме - бу авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория бинасын төзү «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Сентябрьдә Казанда Константиновка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр офисы ачылды. Биредә белгечләр Константиновка, Самосырово һәм Кече Клыки халкына хезмәт күрсәтә. 1842 кв. м мәйданлы бина сменага 40 килүгә исәпләнгән.

Түбән Кама паркында сәламәт озын гомер көне узды. Бу юлы ул өлкәннәр көненә багышланган иде.

Зәй РҮХнең Новоспасск ФАПында пациентларны кабул итүгә барысы да диярлек әзер. Хәзерге вакытта объектның газүткәргечкә тоташуы көтелә. Модульле медпункт «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча искесенә алмашка төзелгән.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору буенча киңәшмә узды.

Яшел Үзән РҮХнең 1нче сырхауханәсендә капиталь ремонт төгәлләнде, ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең 4нче сырхауханәсендә А блогы бинасының түбәсен капиталь ремонтлау дәвам итә, аның смета бәясе 4 млн.сумнан артып китә.

Бөтендөнья контрацепция көне кысаларында ВИЧ тестын үтеп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International