ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2022 ел
сишәмбе

ТР ССМ баш штаттан тыш ревматологы, КДМУ кафедрасы доценты, м.ф. к., ТР атказанган табибы Светлана Якупова остеоартритның хәзерге заман терапиясен алып бару тактикасы һәм мөмкинлекләре буенча 7нче номерлы сырхауханә табиблары өчен семинар үткәрде.

2022 елның 16 маеннан 27 маена кадәр республикада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган "Шикәр диабеты-2022 атнасы"  уза. Шул уңайдан Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Шикәр диабетын иртә диагностикалау - канда глюкоза дәрәҗәсенә халыкны скрининглау»  профилактик акция үткәрә.

17 май - пульмонолог көне. Сулыш органнары авыруларын профилактикалау турында табиб-пульмонолог, Татарстанның атказанган табибы, м.ф. к., Казанның 16 нчы номерлы ШКХ Пульмонология бүлеге мөдире Эльвира Зөфәр кызы Кудрявцева сөйләде.

Яңа коронавирус йогышы пандемиясе сулыш алу белән бәйле теләсә нинди проблемаларга вакытында игътибар итүнең мөһимлеген күрсәтте. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш пульмонологы Сергей Авдеев сулыш органнары сәламәтлеге әһәмиятлеге турында сөйләде

Диамобиль - тәгәрмәчле лаборатория һәм фәнни үзәкне үз эченә алган һәм шикәр диабеты белән авыручыларның органнарының торышын диагностикалау өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган уникаль комплекс.

"Алексеевск үзәк район хастаханәсе" ДАССУ клиник-диагностик сырхауханәсенә капиталь ремонт башланды. Медицина учреждениеләрен глобаль үзгәртеп коруга акча «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелә.

"Кайбыч РҮХ" ДАССУ сырхауханәсенең капиталь ремонты тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына башкарылды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Баулыда, "Ватан" яшьләр клубында, Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган, Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре арасында "Мисс-Бьюти Мед 2022" дигән беренче матурлык һәм талант конкурсы булды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәре Фәридә Хәлим кызы  14-15 майда Казанда узган Timerman спорт стартлары сериясенең «Казан марафоны» нда катнашты.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «Санитар-агарту эше. Иң яхшы санбюллетень» Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган конкурсыка йомгаклар ясалды. Тантана Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International