2012 елның 11 маеннан мобиль комплекс Баулы үзәк район хастаханәсе базасында, Энгельс проспекты, 55 нче йортта урнашкан иде. Теләүчеләр баш мие, күкрәк читлеге органнары, корсак куышлыгы рентген-компьютер томографиясен, онкологик скрининг ясый алдылар.
Кайбыч район үзәк хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе бүлегендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу максатларга «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 911 688, 96 сум акча бүлеп бирелгән иде.
Яр Чаллыда артериаль гипертонияне профилактикалау декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Алар 17 май - Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәш көненә туры китерелгән.
Кукмара район үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре бара. Медицина учреждениедә үзгәртеп кору «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында уза. Эшләр бинаның 1 катында бара.
Чистай район үзәк хастаханәсенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-урологы, Республика клиник хастаханәнең 1нче урология бүлеге мөдире Булат Шәйхрәзиев килде.
Чистай РҮХ сырхауханәсендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чара үтте.Чарада Чистай медицина училищесы студентлары актив катнашты. Укучылар сырхауханәнең пациентлары арасында ВИЧ-инфекция һәм аны профилактикалау чаралары турында белүгә анкеталау үткәрде.
"Алексеевск үзәк район хастаханәсе" ДАССУда сырхауханәнең капиталь ремонтына тотындылар. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелә. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 10 465 895,16 сум акча бүлеп бирелгән.
Түбән Кама перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. 25 метр дистанциягә йөзүдә медицина оешмасының бөтен бүлекчәләренең вәкилләре, шул исәптән хастаханәнең баш табибы да катнашты.
Профессор, РАО Академигы Андрей Каприн ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм РФ һәм ТР атказанган табибы Рөстәм Хәсәнов озатуында БРКХнә килеп китте.
Федераль һәм региональ онкология үзәкләренең әйдәүче белгечләренең тыгыз хезмәттәшлеген дәвам итеп, 12 майдан 14 майга кадәр Казанда Идел буе онкология форумы уза.