ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

"Иртәгә дә көн булсын" - шундый шигарь белән Казанда дүртенче тапкыр "Андрей" донор акциясе узачак. Акция Республика кан үзәгендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр үтәчәк. Паллиатив пациентлар өчен кан җыю Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә (World Cancer Day) туры китерелгән.

Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ Медик-санитар бүлегенең вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә булды. Визитның максаты КБМҮдә Клининг хезмәтен оештыру тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган иде.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

72 нче яшендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, озак вакытлар Республика клиник хастаханәсенең колопроктология бүлеген җитәкләгән Сергей Николаевич Коломенский вафат булды.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Ледяева Надежда Ивановна-Әлмәт үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы диетик . 1969 елда фельдшер белгечлеге буенча Шентала медицина училищесын тәмамлый. 50 елга якын Надежда Ивановна Әлмәт район үзәк хастаханәсендә  эшләгән, 2021 елның гыйнварында лаеклы ялга китәргә булган.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Казанның 20нче номерлы шәһәр сырхауханәсе каршында, Бигичев ур., 13 адресы буенча урнашкан, яңартылган хатын-кызлар консультациясе ачылды. Сырхауханәнең ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнашты. Хатын-кызлар консультациясе мөдире Нагуманова Эльвира Илдус кызы консультациянең эшчәнлеге белән таныштырды.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Вакцинациягә әзерләнү һәм процедурадан соң үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында Яр Чаллының 6нчы номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Светлана Олеговна Старикова сөйләде.

Казанның Яңа Савин районында 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан Акчарлак күлләрен реконструкцияләү планлаштырыла. Булачак иҗтимагый киңлек проекты белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары һәм фельдшерлары эш режимы, эш күләме, ялган шалтыратулар турында сөйләде. Шалтыратуларга медиклар бригадасы белән бергә «Эфир Түбән Кама» телеканалы журналистлары да чыкты.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Казан мэры Илсур Метшин 18-нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы амбулатор травматологиянең яңа ъзәге эше белән танышты. Яңа үзәк Мәүләтов урамында урнашкан.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Казан дәүләт медицина университеты студентлары Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин белән очрашуда катнашты. Онлайн конференция Россия студентлары көнендә узды. Очрашуда барлыгы сигез шәһәрдән студентлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International