Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә «Сәламәтлек саклау» милли проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында сакчыл технологияләрне кертү буенча эш киңәшмәсе узды.
1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.
Мәскәүдә Евразия ортопедия форумында Республика клиник хастаханәсенең табиб травматолог-ортопедлары катнаштылар.
Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблары командасы 78 һәм 80 яшьлек пациентларга күкрәк читлеген кисмичә һәм гомуми наркоз кулланмыйча йөрәк клапанын алмаштыру буенча ике уникаль операция үткәрде.
Кичә РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә (КБМҮ) булды.
Казанда «МамаОскар 2019. Әни – төп роль!» дигән йөкле хатын-кызлар өчен 4нче фестиваль узды.
Шәһәр клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Сергей Николаев җитәкчелегендә Омск өлкәсеннән делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә булды.
Актаныш ҮРХ сырхауханәсендә район тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды. Бүген табиб-гериатр Лилия Мөхәммәдиева һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Алия Шәрипова беренче пациентларны кабул иттеләр.
Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч бер үсемлек турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырган – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлар белән бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).
КБМҮдә дәваланучы кечкенә пациентлар өчен арт-терапия узды. Чараны Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы «Балалар мәрхәмәтлек ордены» Балалар иҗтимагый оешмасы оештырды.