ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама табиблары «Зәңгәр Күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр.

2019 елда икенче Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантларын бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс 2019 елның 30 гыйнварыннан №30 « Гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Россия Федерациясе Президенты грантлары турында» Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә Президент грантлары Фонды тарафыннан уздырыла.

Тәтеш ҮРХ белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга каршы көрәш көненә багышланган профилактик лекция белән «Чайка» БСЛда (Балалар сәламәтләндерү лагере) булдылар. Табиб-нарколог Наталья Ляченкова укучыларга бәйле булу яшәү рәвешенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Очрашу ахырында катнашучылар наркотик матдәләр профилактикасы буенча брошюралар һәм плакатлар алдылар.

«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУдә күрү буенча сәламәтлекләре чикләнгән затлар өчен «Медицина массажы» белгечлеге буенча укытуның беренче елы тәмамланды. Беренче уку елы ахырында үзенчәлекле студентлар алган белемнәрен сынап карый һәм һөнәри күнекмәләрен ныгыта алдылар.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә медицина династияләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара дүртенче тапкыр узды.

26 июньдә Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәзерге заман медицинасында остазлык мәсьәләсенең актуальлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР ССМ Эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов, ТР ССМ ветераннар оешмасы рәисе Наил Садыйков, ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук Республика медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм министрлыкның хезмәткәрләре катнаштылар.

Биектау ҮРХ җирлегендә «Хәлсезләнгән өлкән яшьтәге кешеләрне карауны оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. 

Санкт-Петербургта «Кан тамырлары хирургиясенә һәм флебологиягә югары технологияләр кертү» дигән Россия ангиологлар һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыятенең XXXV Халыкара конференциясе узды. Конференциядә кан тамырлары һәм рентгенэндоваскуляр хирургия белән шөгыльләнүче Россия бүлекләренең еллык рейтингы басылды.

«Татар-информ» МАда Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә – 26 июнь көненә багышланган матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International