Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының диагностика һәм телемедицина үзәгенә (МСДның ДТМҮ) тәҗрибә уртаклашу һәм оешманың эш нәтиҗәләре һәм технологияләре белән танышу кысаларында Татарстан Республикасының Хөкүмәт делегациясе килеп китте.
Түбән Камада йөзгә якын кеше Милли донор көнендә катнашты. Бер дә таныш булмаган кеше гомерен саклап калу өчен 97 кеше 46 литр кан тапшырды, аларның 20се Кан үзәгенә беренче тапкыр килде, ә 59 яшьлек Яхъя Сафиуллин бүген йөзенче тапкыр кан бирде.
«2022 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч» Бөтенроссия конкурсының (алга таба-Конкурс) республика этабына йомгак ясалды.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары Кама Аланыннан килгән 60 яшьлек пенсионерны коткарды. 2нче гинекология бүлегенә Татьяна Глухова корсакта зур шеш белән эләккән.
Чистайдан югары категорияле табиб, психиатр, психоневролог Светлана Ильинична Лепилова үзенең юбилей көнен - 85 яшьлеген билгеләп үтә.
20 апрель - Россиядә Милли донор көне. Бүген Казан гаиләсенең донорлар династиясе турында сөйләячәкбез. Бу - Россиянең Мактаулы доноры Андрей Викторович Паткин, Россиянең Мактаулы доноры Максим Викторович Паткин һәм Кирилл Максимович Паткин.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Медицина оешмаларының җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәнең темасы хезмәт законнарындагы үзгәрешләргә багышланган иде.
Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе Татарстан оешмалары - "Татэнерго" АҖ җылылык энергиясен кулланучылар арасында "Ышанычлы партнер - 2021" номинациясендә җиңүче дип танылды.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы буенча Россия ҖҮФХИнең 20 хезмәткәре 9 литр кан тапшырды.
Лаеш районының Рождествено авылының табиблык амбулаториясендә башкарылган эшләр медицина учреждениесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. Район халкы сыйфатлы медицина ярдәме ала, медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы хезмәт шартлары булдырылган. Бинаны капиталь ремонтлау «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы акчасына башкарылды.