Республика клиник онкология диспансерының саркома группасы кабинетына егерме ике яшьлек пациент балтыр турысындагы шешкә һәм төнлә көчәя торган авыртуга зарланып мөрәҗәгать итте.
ТКҮРКХ пациентлары үз ВИЧ-статусын билгеләү өчен түләүсез аноним тест уздылар. Тест-мобиль 2 нче сырхауханә янәшәсендә урнашкан иде.
Казан хосписы вәкилләре Алабуга районында онкология хезмәтенең эше белән танышты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән оештырылган "Киләчәк буынга кеше хокуклары" VIII Халыкара җәйге мәктәптә катнашу өчен, Россия Федерациясе субъектлары омбудсменнары берничә социаль объектта һәм иҗтимагый киңлектә, шул исәптән БРКХдә булдылар.
Быел 170,4 млн. сумлык 211 медицина җиһазлары сатып алыначак. 8 июньгә 8 берәмлек җиһаз сатып алуга 3 контракт төзелгән. Аукционнар үткәрү буенча эшләр алып барыла. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан барлыгы 2 550,96 млн сум акча каралган.
Татарстанда йорт ишегалларында халыкны коронавирустан вакцинацияләү буенча сынау проектын башлап җибәрделәр. Казанда яшәүчеләрне беренче булып 16-нчы номерлы ШКХ сырхауханәсе оешманың хезмәт күрсәтү территорияләрендә вакциналаштыра башлады.
Түбән Кама үзәк хастаханәсендә югары технологияле катлаулы операция ясаганнар: 78 яшьлек пациентның корсак аортасына стент-графт куйганнар. Операцияне шәһәрнең тәҗрибәле анестезиологлары һәм хирурглары, шулай ук Уфадагы республика кардиоүзәгеннән махсус чакырылган табиб Тимур Хафизов ясаган.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Казан медицина көллиятендә Татарстан сәламәтлек саклау ветераннары хөрмәтенә тантаналы чара булды.
Гадәттәгечә, июньнең өченче якшәмбесендә без һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез.
Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны бары тик сәламәтлек саклау системасы һәм биредә эшләүче кешеләр ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындагы чыгышын шундый сүзләрдән башлады.