ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре вәкилләренә 193 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев медицина хезмәткәрләренә яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантансында катнаштылар.

Бүген "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм БРКХ җитәкчелеге катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Медицина хезмәткәре көне алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2021»республика премиясендә катнашучылар белән аралашты.

ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы Казанның Зур урам урамындагы яңа биналар комплексына масштаблы күчүне тәмамлады. Бүген аның эше белән «Россия суд-медицина экспертизасы үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгече Игорь Макаров һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский танышты.

Бүген күппрофильле стационар төзү концепциясен булдыруда ярдәм итү өчен, Казанның 7нче номерлы ШКХ әйдәүче белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә килеп киттеләр.

Бүген, 17 июньдә, Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең актлар залында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Казан медицина көллиятендә Иң яхшы шәфкать туташларын бүләкләделәр һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Әлмәт РҮХнең 1нче сырхауханәсендә район сәламәтлек саклау үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән медицина хезмәткәрләре хөрмәтенә фотокүргәзмә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International