Казанда Ратнер укулары 2021 Халыкара медицина форумы узачак. "Неврология - экосистема кебек, танылган невролог Александр Ратнерга багышланган".
Татарстан Республикасының СПИД үзәгендә, беренче тапкыр, онлайн режимында, ВИЧ-йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен җаваплы медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләр өчен ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча бердәм методик көн узды. Барлыгы 482 кеше, шул исәптән РФнең башка субъектларыннан да катнашты.
Мамадыш РҮХдә районның йөкле хатын-кызлары белән традицион очрашу булды. «Йөкле хатыннар мәктәбе»ндә акушер-гинеколог Гүзәл Аббазова үз киңәшләрен җиткерде. Дәреснең темасы «Бала табу. Бала табуның беренче чоры» темасына семинар узды.
2021 елның 25 маенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ белгечләре илнең әйдәүче оешмалары экспертлары белән бергә симерүгә каршы көрәш көненә багышланган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек онлайн-марафонын үткәрә.
Көн саен Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең эндокринологларына калкансыман биз проблемалары белән дистәләгән пациент мөрәҗәгать итә. Тәҗрибәле табиб-эндокринолог Наталья Гурьянова әлеге органның сәламәтлеген ни өчен күзәтеп торырга һәм авыруны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Татарстанның Питрәч районындагы авариядә зыян күрүчене вертолет белән Татарстан РКХдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан эвакуацияләделәр. Бу - санитар авиация тарихында һәлакәт урыныннан зыян күрүчене эвакуацияләү буенча беренче очрак.
Сәламәт яшәү рәвеше өчен безнең республика халкының сәламәтлеге сагында торучы кешеләр. Әгерҗедә «Сәламәтлек-2021» дигән Медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабы узды, анда Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнары командалары катнашты.
Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек – 2021» Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан командалар җыелды. Командалар спортның алты төрендә көч сынашты: волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат һәм аркан тарту.
«Балалар өчен сәламәтлек Үзәге» профилактик бүлеге белгечләре алып барган «Сәламәтлек әлифбасы» эксперименталь проекты өчен бу юлы Түбән Каманың 8-нче номерлы мәктәбе мәйданчык булды. Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен бу юлы 3 «Г» укучылары өйрәнделәр.
21 майда Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Игелек энергиясе» VI конкурсы кысаларында «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды.