ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Балык Бистәсе районында «гериатрия» профиле буенча ил күләм медицина тикшеренү үзәге функцияләрен гамәлгә ашыру идарәсенең күчмә чарасы булды.

Яңа коронавирус йогышы белән авырган Италиядән килгән 48 яшьлек инженерны Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалаганнар.

ТКҮРКХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева Түбән Кама халкына ни өчен гриппка каршы прививка ясарга өлгерергә кирәклеген искә төшерде.

2020 елның 11 декабрендә Россия Федерациясенең Атказанган табибы, ТАССРның Атказанган табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр һәм яшьләр эшләре буенча Даими комиссиясе рәисе (1995-2000 еллар) Абдуллин Илгиз Сабир улы вафат булды.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама Үзәк район күптармаклы хастаханәнең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 11нче бригадасы фельдшерлары Руслан Тимашев һәм Дмитрий Герасимов хезмәттәшләр генә түгел, дуслар да. Бу елның язында, COVID-19 пандемиясе безнең илгә килеп җиткәч, «коронавирус бригадалары» оештырыла. Бу егетләр беренчеләрдән булып чумага каршы костюмнар кия һәм кешеләргә ярдәмгә килә.

Хатын-кыз 27 ноябрьдә авырып китте. Барысы да температура күтәрелүдән башланды. Ике көн эчендә ул 37,2 градуслы билгедә торды. Поликлиникага мөрәҗәгать итте, анда дәвалану билгеләделәр. Тик хәл яхшырмады.

Балалар хирургиясе ординаторлыгы буенча чыгарылышның беренче махсуслаштырылган аккредитациясе тәмамланды. БРКХнең 1 һәм 2 хирургия бүлекләренең мөдирләре Михаил Поспелов һәм Ринат Яфясов, имтихан бирүчеләр тарафыннан квалификацияле медицина ярдәмен күрсәтү дәрәҗәсен бәяләп, балалар хирургиясе буенча аккредитация комиссиясе составына керәләр.

Дания Кыямованың үпкәләре 70%ка зарарланган иде.

Дания Шәрифулла кызы 18 ноябрьдә Спас РҮХнең кабул итү бүлегенә коронавирус билгеләре белән салынды. Хатын-кызның сулышы авыр, температурсы югары һәм ютәле бар иде. Кsямова авыр хәлдә иде.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 9-13 декабрендә «Медицина десанты» ирекле акциясе кысаларында ике отряд Татарстан Республикасының Зәй һәм Лениногорск районнарында булачак. Эшнең төп блогы булып ВИЧ-инфекциянең профилактикасы һәм Тататрстан Республикасының районнарында ВИЧ һәм СПИДка каршы эш торачак.

«28 элмәк» Бөтенроссия акциясенә инде берничә ел. Аның исеме кечкенә оекбаш бәйләү өчен җыярга кирәк булган элмәкләр саныннан башланды. Бу оекбашлар, бүрекләр, жилетлар һәм пледлар вакытыннан алда туган балаларга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International