ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың  үзәк район күп тармаклы хастаханәнең йогышлы госпиталендә сугыш ветераны 90 яшьлек Гадилә Зарип кызы Гатауллина дәваланып чыккан. Аның үпкәләре 80 процентка зарарланган булган. Шуңа да карамастан ул  биш көн дәвамында авыруны җиңгән. Гадилә Зарип кызы үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтыруга мохтаҗ булмады - пациентның яшен истә тотып, бу бик сирәк очрак.

Бүген Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Сергей Мерясев керде. Элеккеге җитәкче Венера Рәшит кызы Рәхимова башка шәһәргә күченү сәбәпле, 28 октябрьдә үз теләге белән вазифасыннан азат ителде.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекциясенә түләүсез аноним тест үткәрү буенча ел саен үткәрелә торган «ВИЧка тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын гаммәви Формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.

"Авылга игелек" Бөтенроссия акциясе кысаларында табиблар авыл халкының сәламәтлеген тикшерә. 30 октябрьдә анда Яшел Үзән муниципаль районының Күгәй авылы халкын квалификацияле медицина ярдәмен ала алды.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

БРКХ шәфкать туташы Фирдәвес Фатыйховна Фәттахова «урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч»Бөтенроссия конкурсының лауреаты булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика әһәмиятендәге медицина оешмалары арасыннан үзәк район хастаханәләре өчен кураторларны билгеләде.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп тармаклы хастаханәдә инсульт кичергән пациентны беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгендә дәвалыйлар. Үзәк 60 койкага исәпләнгән, шуларның 12 реанимацион. Биредә тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтелә. Барлык килгән пациентлар да йөз процент госпитализацияләнә. Беренчел кан тамырлары үзәгенә эләгеп, пациентларны неврологлар, реаниматологлар, терапевтлар, ультратавыш һәм функциональ диагностика табиблары тикшерә. Үзәктә 11 табиб эшли. Биредә ел дәвамында уртача 1350-1500 кеше дәвалана.

Диатез - нәселдән балалар организмының билгеле бер патологик реакцияләр яки авырулар барлыкка килү. Диатезны авыру дип санарга кирәкме һәм аны булдырмау турында Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең табиб – педиатры Патимат Абдулхалимова сөйләде.

Бүген Бөтендөнья ультратавыш диагностикасы табибы көне билгеләп үтелә-бу тикшерү иң куркынычсыз һәм үтемле диагностик алым булып кала. Түбән Кама үзәк район күп тармаклы хастаханә, Кама Аланы үзәк район хастаханә,  Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе стационарларында һәм сырхауханәләрендә 20 белгеч эшли. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Түбән Кама Балалар шәһәр хастаханәсе ультратавыш диагностикасы табибы Ләйсән Ситдыйкова белән сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International