ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Медицина профилактикасы үзәге хезмәт коллективларында сәламәтлекне саклап калу турында лекция курсын дәвам итә. Шулай итеп, табиб-методист Светлана Вячкилева 5нче мәктәп хезмәткәрләренә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү турында сөйләде.

Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-хирурглары 3D-лапароскоп ярдәмендә варикоцеле дәвалаганнар. Әлеге технология операция ясала торган урынны күләмле күрергә мөмкинлек бирә.

Цифрлы икътисад компетенцияләре: программалаштыру , цифрлы маркетинг, киберкуркынычсызлык һәм башка юнәлешләр буенча курсларда бушлай уку хокукы алырга мөмкин. Татарстан Республикасы контакт үзәге сылтама буенча узыгыз https://clck.ru/RSigt


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Бу профиль белгечләре «21 гасыр эпидемиясе» белән көрәшә, бүген аллергияне шулай атарга дип кабул ителгән. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә табиб аллерголог Ирина Александровна Баглаева эшли. Ул төрле аллергия реакцияләре булган пациентларны күзәтә һәм бу авыру турында барысын да белә. Табиб фикеренчә, аллергия дебюты теләсә кайсы яшьтә килеп чыгарга мөмкин.

 

Яр Чаллының 3нче номерлы балалар сырхауханәсенең хезмәткәрләре Яр Чаллы сәламәтлек саклау ветераны, ТАССРның атказанган табибы Әнирә Шиһабетдиновага килеп киттеләр.

Алардан башка бер генә операция табибы да операция үткәрә алмый, алар иң авыр пациентлар белән эшли. Бүген Бөтендөнья анестезиолог-реаниматолог көне билгеләп үтелә. Түбән Кама хастаханәләрендә барлыгы 26 анестезиолог-реаниматолог эшли, һәм һөнәри бәйрәм алдыннан без Түбән Каманың үзәк район күппрофильле хастаханәнең анестезиолог-реаниматологы Винера Шәңгәрәева белән сөйләштек.

 

74 кеше: 18 табиб, 36 шәфкать туташы, 20 санитарка, 2 дезинфектор "кызыл зонада"ике атна эшләде. Аларның һәркайсы пациентларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәште.

 


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

AB InBev Efes дөньядагы иң эре сыра кайнату компаниясенең Россия бүлекчәсенең Казан филиалы волонтерлар-медикларга һәм Казан шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпитальгә өстәмә 2 мең санитайзер тапшыра. Акция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән "Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте кысаларда уза.

Агымдагы елның сентябрь аенда Яр Чаллы шәһәре АМЯХ хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә бил сызлавы аякка бәрә торган авыртулар белән 34 яшьлек егет мөрәҗәгать итте.

Түбән Кама махсус урта уку йортларында студентларны туберкулезга тикшерү дәвам итә. Балаларны укудан аермау өчен һәм туберкулезга каршы диспансерда чиратлар булдырмау өчен, диспансер махсус урта уку йортларына флюоромобильне китерде. Флюорография тикшерүен нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, агросәнәгать, медицина һәм политехник колледж студентлары узды, ә калган урта махсус уку йортлары укучылары киләсе атна ахырына кадәр тикшереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International