«Ел менеджеры – 2019» Россия бәйгесе нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре«1нче номерлы стоматология поликлиникасы» ДАССУның баш табибы Рания Райф кызы Теркулова конкурста «Сәламәтлек саклау » номинациясендә җиңүче дип танылды
2020 елның 14 октябрендә Республика медицина профилактикасы үзәге белгечләре «Волонтер – медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә «Буын авыруларын кисәтү» дигән темага лекторий һәм «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге катнашучылары өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс уздырды.
Түбән Кама COVID-госпитале пациенты Ольга Николаевна Бажанова коронавирус йогышын кичергәне хакында сөйләде. Ольга Николаевна йогышлы авырулар госпиталеннән 25 августта чыкса да, әлегә кадәр кичергәннәрен курку белән искә ала.
Яшел Үзән РҮХдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы узды. Очрашуда "Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны" исемнәре бирелде.
Бала ашыгыч рәвештә Марий Эл Республикасыннан БРКХ кабул итү бүлегенә кискенләшү стадиясендә хроник эренле урта отит белән һәм көчле лабиринтит диагнозы белән китерелә.
Татарстан РКХ табиблары исерек шофер бәрдергән 51 яшьлек хатынның гомерен саклап калган. Алган травмалардан соң мондый операция республикада беренче тапкыр ясалды. 20 августта Казанда хатын-кыз эштән соң кайтканда, "зебра"дан яшел утка юлны узганда аны исерек шофер бәрдерә.
Казанда «2021 елга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру» проектын гамәлгә ашыруда эксперт сессиясе утырышы булды.
Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йорт Казанның 255 гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бүген алар «Салават Күпере»торак районында Н. Йосыпов урамы буенча 4-нче номерлы йортта фатир ачкычлары алды.
Быел республикада стационарларны ремонтлау буенча биш еллык региональ программа гамәлгә ашыру башланды, аңа якынча 17 млрд.сум юнәлдереләчәк. Әлеге программа кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ стационарында азык-төлек блогы, кер юу һәм дезинфекция бүлмәләренә капиталь ремонт башланды инде. Финанслау күләме 24 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Планлаштырылган йөклелек сәламәт баланы табарга ярдәм итә. Гаилә тормышында бу мөһим һәм җаваплы адымга әзерләнү турында Түбән Кама шәһәре перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе табиб акушер-гинекологы Патимат Пирбудакова сөйләде.