Хәзер COVID-19 белән чирләүчеләрне коткару өчен коронавирус белән авырганнарга кан тапшырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш терапевты, РКХнең терапевтик клиникасы шефы Диана Габделганиева белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Республика клиник хастаханәсе нигезендәге AMTEC KAZAN югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә узды.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды. Чара Республика клиник сырхауханәсе территориясендә узды.
Мәскәүдә медицина хезмәткәрләре көненә багышланган «Признание» Россиянең иң яхшы табибларына премия тапшыру тантанасы узды.
Яр Чаллыда сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә Кама балалар медицина үзәгенең структур бүлекчәләрендә 800дән артык медицина хезмәткәре эшли.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә сәламәтлек саклау отличникларын бүләкләү тантанасы булды.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «иң яхшы балалар табибы – 2020» онлайн форматта бәйгегә нәтиңәләр ясады һәм җиңүчесен котлады. Бу бәйгедә КБМҮнең табиб-педиатры Екатерина Семушкина җиңде, Екатерина Семукина Кама балалар медицина үзгендә 2010 елдан бирле эшли.
"Кешегә үзенең һөнәри үсеш этабында, башкарган эшләре белән горурлана башлавы мөһим".
Гадәттәгечә, июнь аеның өченче якшәмбесендә без һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Язмышларын игелекле һөнәр белән бәйләгән барлык медикларны чын күңелдән котлыйм.
Нефть химиячеләре медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан балалар шәһәр хастаханәсенә саклану битлекләренең зур партиясен һәм 5 җылылык термометрын тапшырды. Әлеге мөһим бүләк сырхауханәнең медицина персоналы эшендә ярдәм булачак.