ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Сугыш ветераннары өчен Яр Чаллы госпиталенең баш табибы хезмәттәшләрен медицина хезмәткәрләре көне белән котлады.

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары госпиталендә бәйрәм чарасы үтте.

Коронавирус йогышы пандемиясе Медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертте. Шулай да табиблар бүләксез калмады. Медиклар өчен аларның һөнәри бәйрәмнәре хөрмәтенә шәһәр администрациясе бәйрәм концертларын әзерләгән иде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә.

"Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ чираттагы саклану битлекләр партиясен Түбән Каманың күппрофильле хастаханә хезмәткәрләренә тапшырыды. Бу - Медицина хезмәткәре көненә химиклардан бүләк.

Лаборатория хезмәткәрләренең бүгенге иртәсе чәчәк бәйләмнәренән һәм рәхмәт сүзләреннән башланды. Ак халатлы геройлар COVIDка анализлар ясыйлар.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

66 яшендә Татарстанның танылган табибы Рәшит Шамил улы Миңнетдинов Бангладеш Республикасында чит ил командировкасында булган. Россиянең башка белгечләре белән бергә ул пандемия чорында медицина хезмәтен оештыру белән шөгыльләнгән.

Бүген лаеклы ялга Түбән Кама күппрофильле үзәк район хастаханәсенең стоматология сырхауханәсенең стоматолог-хирургы Виталий Липатовны озаттылар. Виталий Васильевич яраткан һөнәренә 37 ел гомерен багышлаган. Самара медицина институтын һәм интернатурасын тәмамлаганнан соң, ул бер ел Шәңгәлче авылында Сәламәтлек саклау пункты мөдире булып, аннары ике ел терапиядә эшләгән. Аннан соң стоматология сырхауханәсенең хирургия бүлегенә күчкән.

ТАССРның юбилей елында 11 июньдә Колчановлар гаиләсендә Полина Максимовна дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3500 г, озынлыгы 58 см. Полина Колчановлар гаиләсендә беренче бала.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсендә коронавирус йогышына каршы көрәш, катлаулы эпидемиологик  шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International